Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Ә хәзер тротуарлар төзибез

Нурлатлылар икенче ел рәттән инде шәһәрнең тарихи өлешенең инфраструктур үзгәрешен, аерым алганда, юллар һәм тротуарларны төзү һәм ремонтлау хисабына урамнарның яңара баруын күзәтәләр.

Соңгысы аеруча сөендерә. Килешәсездер, күпчелек урамнардагы тротуарлар күптәннән инде үз рәвешләрен югалтып кына калмыйча, йөрер өчен куркыныч та була башлаганнар иде. Һәм менә шул көннәрдә Кооператив урамының бер өлешендә, Совет һәм Мәктәп урамнарында эш гөрли. Беренче очракта Карл Маркс урамы кичүеннән алып – Кооператив, икенче очракта Чапаев урамнарына кадәр җәелдерелгән ул. Әлеге масштаблы планнар район чаралары хисабына тормышка ашырыла. Район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Рөстәм Габдрахманов сүзләренә караганда, әлеге максатларга 7 миллион сум акча бүленгән. – Казаннан подрядчы оешм а ә л е г е у р а м н а р н ы ң һәркайсында ике яктан брусчаткадан тротуарлар салачак, – диде Рөстәм Рәшитович. – Бу җомгада алар брусчатка эшләрен башлар дип планлаштырыла. Эшләрнең күләме зур булуга һәм еш яуган яңгырларга да карамастан, алар тормышка ашырырлык. – Барысына да өлгерербез, – диде подрядчы оешма мастеры Максут Туйчиев, сибәләп т о ру ч ы я ң г ы р а с т ы н да бөркәнчеген өстенә элеп. Башка эшчеләр белән ул поребриклар урнаштыруда мәшгуль. Алдан күреп эш итүче юлчылар кайнар чәй белән термосларын да үзләре янында тота, әйтүләренчә, юлга вакытны сарыф итмәс өчен шулай эшлиләр икән. Мастерның бригадасы зур түгел, әмма ул бу эшнең сыйфатына да, вакытына да йогынты ясамаячак дип ышандырды. – Барлык кирәкле төзелеш материаллары, экскаваторлар, КамАЗлар, каток – гомумән, бөтен нәрсәләребез бар, – диде мастер, биредә кулланыла торган юл техникасын да санап. Ю л ч ы л а р х е з м ә т е шәһәрлеләрнең дә күз угында. Юл эшләренең Карл Маркс ф орматы буенча дәвам иттерелүе турындагы вәгъдәнең буш сүз булмавы аларны аеруча сөендерә. – Без Мәктәп урамында яшибез һәм күршедәге Кооператив урамында яңа тротуар салынуына бик шатбыз. Чокыр-чакырлы юлдан йөри идек бит, – дип уртаклаштылар пенсионерлар Василий Федорович һәм Анна Семеновна. – Безнең өчен “тормыш юлы” ул – әлеге урам аша кибеткә, даруханәгә йөрибез. Шәһәрнең үзәк өлешендә яңа тротуарлар салыну белән бергә, Гыйматдинов урамындагылары да яңара бара, узган ел Тельман урамы халкы да яңа тротуардан йөри башлады. Рөстәм Габдрахманов сүзләренә караганда, тротуарлар төзелешен алга таба да дәвам иттерү планлаштырыла. Димәк, шатланыр өчен сәбәпләр тагын да булачак әле

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X