Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Кинолы китап

Район китапханәчеләренең бу атнада узган киңәшмәсе тәҗрибә алмашу рәвешендә үтте.

Мамык китапханәчесе Любовь Гатауллина квалификация күтәрү курсларында алган белемнәре белән уртаклашты. Ул коллегаларын укуны популярлаштыру эшчәнлегендәге тагы бер яңа форма белән таныштырды. Китапханә эшендә буктрейлер яңалык иде. Бу - ролик-миниатюра, тизер, һәм ул үз эченә китапның иң матур һәм кызыклы урыннарын алып, аның эчтәлеген визуальләштерә. Челтәр сәнгатенең бу жанры кысаларында замана парадоксы чагыла: "башта китап, аннан кино" традицион схемасы киресенчә эшли башлый. Мондый ирекле рәвештә теләсә нинди китап турында сөйләргә була, һәм бу һичшиксез яшь укучылар аудиториясе арасында кызыксыну уятачак, дип саный китапханәчеләр. Семинарда алар буктрейлерлар ясарга өйрәнделәр. Якын араларда урыннардагы укучылар аларның беренче тәҗрибәләрен бәяли алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат