Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Кояш нурлары карны эретә

Кояш көннән-көн ныграк җылыта һәм эрегән кар менә-менә түбәләрдән ишелеп төшәм дип тора.

Бу чорны тикмәгә генә куркыныч дип атамыйлардыр: гадәттә, мартта җылыта, кар эри башлый, түбәләрдә боз сөңгеләре пәйда була. Шуңа да барыбызга да: җәяүлеләргә дә, машина хуҗаларына да сак булырга.
Машинаны бина янына куяр алдыннан түбәдән кар төшү куркыныч юклыгына инанырга. Ә җәяүлеләргә әледән-әле өскә карангалап алырга кирәк. Чөнки безнең кышын салган сукмакларыбыз еш кына йортларга ышкылып ук үтә. Хәер, текә түбәләрдәге кар тротуарга кадәр төшәргә дә мөмкин.
Соңгы вакытта йорт түбәләрендә кулларына көрәк тоткан кешеләрне еш күрергә була. Мисал өчен, "Уют" ТСЖсы хезмәткәрләре К.Маркс урамындагы 6нчы йорт түбәсен кардан чистарталар иде. Әлеге ширкәттән хәбәр итүләренчә, соңгы араларда бу көндәлек чара икән, шулай ук хезмәткәрләр иртәләрен Хәммәдиев, Сәлимҗанов урамнардагы йортларның түбәләреннән боз сөңгеләрен төшерү белән мәшгульләр. Яшьлек бистәсендәге ТСЖ ял көннәрендә дә шундый эшләрдә булган. Биредә Совет урамының 195нче йортына аерата игътибарлы булу кирәк: түбәсе яссы булса да, сөңгеләр күп хасил була. Җитәкчесе әле бер ел да эшләп өлгермәгән "Шикәрче" ТСЖсында түбәләрне чисртару проблемасы юк, әмма башка мәсьәлә бар: эш кораллары җитешми. Шуңа да карамастан, андый эшләр көн саен башкарыла.
Шәһәр үзәгендәге эре сәүдә нокталары түбәләрендә дә (Кооператив ур.) кар өемнәренең бөтенләй диярлек калмавын игътибарга алмый булмый. Дөрес, бер нәрсә һаман үзгәрешсез кала: аяк астында кар һәм эрегән сул боткасы. Метеорологлар әйтүенчә, бу көннәрдә юеш кар көтелә, урыны белән яңгыр ихтимал, ә температура көндез +1 градуска кадәр җитәчәк. Яз суларын юл ачар өчен һәммәбезгә дә көрәкләр алырга туры килер, мөгаен.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ТСЖлар Яз кар эрњ