Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

“Кыңгырау” балалар бакчасы зур үзгәрешләр кичерә

Шикәрчеләр бистәсендәге "Кыңгырау" балалар бакчасы быел кардиналь үзгәрешләр кичерә.

Бу район җитәкчелегенең ярдәме белән мөмкин булган. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендәге ремонт экваторны узды инде. Эчке эшләр төгәлләнгән, бинаның фасады да җылытылган, хәзер аны сайдинг белән тышларга әзерлек эшләре бара. Эшләрнең бу фронтын "ЭнергоСтрой+" ЯАҖ хезмәткәрләре башкара. Моңа кадәр "Перспектива" ОООсы төзүчеләре балалар бакчасының барлык бүлмәләрендә идәннәрне һәм бүлмәара ишекләрне алмаштырдылар. Отделка һәм сантехника эшләрен үткәрделәр. Биредә барлык санитар нормалар да истә тотылган. "Болар әле үзгәрешләрнең барысы да түгел. Без кер юу бүлмәсендә дә капиталь ремонт эшләре башкардык. Биредә подрядчылар - "Новый дом" ОООсы. Кабул итү һәм йокы бүлмәләрендә, музыкаль залда тагын да яктырак, уңайлырак мохит тудырылды. Кышкы бакчабыз да үзгәртелде"- дип яңалыклар белән уртаклаша мөдир Гөлсинур Әбделманова. Әлеге матурлыкларны балалар һәм аларның әти-әниләре ничек кабул итүен әйтеп торасы да юк. Игелекле үзгәрешләргә һәркем шат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Перспектива" ОООсы Шикәрчеләр бистәсе "Новый дом" ОООсы