Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Кыш мәшәкатьләрне арттыра

Аларның берничә иң мөһимнәре турында сүз шушы көннәрдә Нурлат муниципаль районы башлыгы Наил Шарапов үткәргән киңәшмәдә үзәккә куелды.

Наил Шакирович сүзен алда торган Яңа ел бәйрәмнәренә әзерлектән башлады. Яңа елга әзерлек планына кертелгән конкурс кысаларында шәһәр урамнарын, биналар фасадларын, чыршыларны бизәү эшенә керешергә вакыт, әлеге эшкә нәтиҗә 25 декабрьдә ясалырга тиеш. Шунда ук район башлыгы балалар өчен Яңа ел күчтәнәчләре әзерләү мәсьәләсен дә искәртергә онытмады. Бер генә бала да Кыш бабай бүләгеннән мәхрүм калырга тиеш түгел, аның өчен зур чыгымнар соралмый. Бу уңайдан Чыршы бәйрәмнәрен үткәрү дә зыян булмас. Иганәчеләребезгә юмартлыкларын күрсәтергә форсат бу.
Шул ук вакытта бәйрәм чаралары көндәлек эшкә игътибарны да йомшартырга тиеш түгел. Бүген җәмәгатьчелек игътибарын иң җәлеп иткән нәрсә - ул мәктәп автобусларының көйле эшләве. Наил Шакирович аларның авариясез хәрәкәте, балалар иминлеген тәэмин итү өчен барлык рычаглар да эшкә җигелергә тиешлеген тагы бер кат искәртте. Һава торышы начар булганда, аларны дистанцион укыту вариантын куллану мөмкин булачагын да әйтеп узды. Шул ук вакытта район әле Казанда уза торган авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә катнашуын да дәвам итә. Декабрьдә тагы ике тапкыр башкала халкына авыл хуҗалыгы продукциясе алып барырга туры киләчәк икән.
Редакциядән.
Шәһәрне бизәү эше колач алып килә. Бу эшкә беренчеләрдән булып "Нурлатнефть" НГДУсы, җылылык челтәрләре предприятиесе кереште, үзәк чыршы бизәлә, транспорт боҗралары төрле төсләрдән балкый. Димәк, Нурлат елдагыча бәйрәм балкышына күмеләчәк. Әйдәгез, бу эштән читтә калмыйк! Иҗат фантазиясен нәкъ эшкә җигәр вакыт бу.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев