Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Көйле эш – тотрыклы үсеш нигезе

"Нурлатнефть" НГДУсы хезмәт коллективының 2011 ел нәтиҗәләре һәм 2012 елга бурычлар буенча конференциясе узган атнада пәнҗешәмбе көнне үтте.

Йомгаклау конференциясенең көн тәртибенә берничә мәсьәлә куелган иде. Узган ел нәтиҗәләре һәм агымдагы чорга перспективалар буенча доклад белән идарәнең баш инженеры Роберт Әхмәдуллин чыкты. Ул 1 һәм 3нче әмерләрнең күрсәткечләре үтәлде, төп ресурслар чыгымнарының билгеләнгән нормативлары һәм эксплуатация чыгымнары лимиты арттырылмады, диде. 2011 елда НГДУ эшләүгә кертелгән 30 нефть чыганагыннан 2 млн. 080 мең 495 тонна нефть чыгарган, бу 2010 ел күрсәткеченнән 2,7 процентка күбрәк.
- "Татнефть" буенча нефть чыгару ел дәвамында 65,1 мең тонна тәшкил иткәнлеген исәпкә алсак, шул үсешнең 83 процентын безнең идарә тәэмин итте. Югары үзлелектәге нефть чыгару буенча зур адым ясалды, бу юнәлештә уңай тәҗрибә тупланды. Яшәүче чыганагында 41,5 мең тонна югары үзлелектәге нефть чыгарылды, - диде ул.
Хисап елында предприятиедә планлаштырылган барлык геология-техник чаралар да уздырылган. Бораулаудан 52 скважина кабул ителгән һәм 51 яңасы эксплуатациягә кертелгән, 11е - ян кәүсәләре зарезкалары белән. ЦДНГның технология службалары скважиналарны реанимацияләү буенча 397 операция үткәргән, бу агымдагы ремонт ясамый гына 238 скажинаны эшкә җәлеп итәргә мөмкинлек биргән. 2011 ел башыннан 27 вакытыннан алдагы ремонт ясалган, бу узган елгыдан 2гә азрак. Гамәлдәге фондта булган 100 скважинага туры килгән вакытыннан алда ремонт ясаулар саны буенча "Нурлатнефть" "Татнефть" ААҖнең барлык идарәләре арасында иң яхшысы санала, диде докладчы.
Р.Әхмәдуллин шулай ук скважиналар эшенең ремонтара чорына тукталды, су куллану балансын чыгару, товар нефте торбаүткәргечләренең ышанычлылыгын арттыру буенча зур эшләр башкарылуын билгеләп үтте. Соңгысына килгәндә, 5нче ДНС "Чумачка" - "Миннебай" МЦПСы торбаүткәргеченең 38 чакрымга сузылган куркыныч участогында капиталь ремонт төгәлләнгән. Ә 2011 елның декабрендә Кара Күл чыганагындагы үткәргеч юлына җылыткыч кую скважиналарның барлык фондын эксплуатацияләү мөмкинлеге биргән. Чылбырлы приводларга килгәндә, докладчы 2012 елның 1 гыйнварена аларны 392 скважинада урнаштырдылар, дип билгеләп үтте. Максатчан программалар буенча өстәмә средстволар авариялелекне азайтырга һәм электр белән тәэмин итү системасының ышанычлылыгын арттырырга мөмкинлек биргән. Энергия чыгымнарын киметү буенча планлы эш алып барыла: 2011 елда шул максаттан насос агрегатларын көйләүче 4 электр приводы эшкә җибәрелгән. Агымдагы елда тагы 6ны эшләтеп җибәрү планлаштырыла. Докладчы шулай ук сәнәгый куркынычсызлык һәм тирә-як мохитне саклау, скважиналарга капиталь ремонт, социаль мәсьәләләр темасына да кагылды. Мисал өчен, 20шәр фатирлы 3 торак йорт файдалануга тапшырылган, 45әр фатирлы ике йорт төзү башланган. Р.Әхмәдуллин 2012 елдагы перспективаларга тукталды.
- Агымдагы елда безгә 2 млн. 150 мең тонна нефть чыгаруны башкарырга туры киләчәк, моңа Яшәүче чыганагыннан алыначак 50 мең тонна югары үзлелектәге нефть тә керә, - диде ул. Моннан тыш, нефтьчеләр алдына вакытны производствога кагылмаганча сарыф итү һәм авария-ләрне азайтуны, сервис хезмәтенең сыйфатын күтәрүне, катлам басымын тоту системасын реконструкцияләүне тәэмин итү һ.б. кебек бурычлар куела.
Көн тәртибендәге икенче мәсьәлә буларак коллектив килешүнең үтәлеше каралды. "Нурлатнефть" НГДУсының профком рәисе Минсалих Әюпов администрация һәм профсоюз комитетының социаль ташламалар бирү, хезмәтне саклау, хезмәтне нормалаштыру һәм аңа түләү мәсьәләләре буенча булган йөкләмәләре үтәлгән, дип билгеләп үтте.
- 2011 елга хезмәтне саклау килешүе нигезендә 21 чара планлаштырылган иде, аларның барысы да үткәрелде, - диде ул һәм коллектив килешүнең төп пунктларына тукталды. Мәсәлән, 571 хезмәткәр җәмгысе 12904 мең сумлык индивидуаль һәм коллектив яклау средстволары белән тәэмин ителгән, 585 нефтьче зарарлы шартларда эшләгәннәре өчен 1748 мең сум күләмендә акчалата өстәмә, 114 кеше уйлап табу һәм рационализаторлык тәкъдимнәре өчен 2875 мең сумлык авторлык бүләкләве алганнар. Докладчы социаль ташламаларга, яшьләрне социаль яклауга тукталды, коллектив килешү нигезендә пенсионерларга, сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәренә тиешле барлык ташламалар да үтәлгән, диде. Җәйге чорда "Чияле Алан" сәламәтләндерү лагеренда 112 бала ял иткән, ә лагерь 10нчы тапкыр "Татнефть" ААҖнең балалар сәламәтләндерү лагерьлары конкурсында җиңүче булып танылды.
Конференция эшендә "Татнефть" ААҖ генераль директоры урынбасары Рәис Хисамов, берләшмәнең профком рәисе урынбасары Андрей Зимин, сервис компанияләре вәкилләре катнашты. Р.Хисамов берләшмәнең 2011 елдагы төп эшчәнлеге белән таныштырды. "Нурлатнефть" НГДУсының узган елгы конференциясендә үзенә бирелгән сорауларга килгәндә, аларның кайберләре хәл ителде, калганнары буенча эш дәвам итә, диде. Нурлат муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Һади Садыйков нефтьчеләрнең район һәм шәһәр үсешенә, асылда, сәламәтлеккә, мәгарифкә, авыл хуҗалыгына керткән өлешләрен билгеләп үтте. Агымдагы елда район җитәкчелегенә нинди юнәлешләрдә эшләр алып барырга туры киләчәген сөйләде. Конференциягә нәтиҗәләрне "Нурлатнефть" НГДУсы начальнигы Илгиз Салихов ясады. Үз чиратында ул аңлаулары һәм килеп туган проблемаларны хәл итүдә булышып торганнары өчен "Татнефть" җәмгыятенә һәм Нурлат районы җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде. Кайбер мәсьәләләргә аерым тукталды.
Хисап конференциясе бүләкләүләр белән дәвам итте. А.Зимин НГДУ начальнигына "Татнефть" ААҖнең "Иң яхшы Яңа ел чыршысы-2012" конкурсында җиңгән өчен диплом тапшырды. Идарә профкомы рәисе М.Әюпов яңа ел каникулларында актив эшләгәне өчен Мактау грамотасына лаек булды. И.Салихов производство биналарын иң яхшы бизәүчеләргә, шулай ук предприятиенең рационализаторларына дипломнар һәм акчалата премияләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хезмәт коллективлары, “Нурлатнефть”, нәтиҗәләр һәм бурычлар