Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Көзге салкыннар төзүчеләргә ашыгырга кирәклеген искәртә

Узган атна ахырында райондагы берничә төзелеш мәйданында ТРның төзелешне инвестицияләү баш идарәсенең, Төзелеш, архитектура һәм ТХК министрлыгының бүлек башлыклары Айдар Мортазин белән Сергей Тонгузов катнашында эшче киңәшмә үтте.

Ул объектларның һәркайсы нинди дә булса социаль программаны гамәлгә ашыру кысаларында эшләнә. Район үзәк хастаханәсенең кабул итү-диаг-ностика бүлегенә (приемный покой) капиталь ремонт республиканың сәламәтлек саклау объектларын модернизацияләүнең өч еллык программасы кысаларында ясала. Объектның подрядчысы - "53нче төзү идарәсе" ОООсы. Биредә агымдагы бәяләрдә 5,5 миллион сум торучы реконструкцияләүнең алдан билгеләнгән төзү-монтаж эшләре башкарылган инде. Кайчандыр түбә астындагы җыйнак кына баскыч төбе булган урынны танырлык та түгел хәзер - иркен мәйданчыкка авыр хәлдәге хасталарны салган арбаларны тәгәрәтеп менгерергә мөмкин. Элеккеге приемный покойның алгы һәм эчке бүлмәләрендә бөтенләй яңа схема буенча бүленеш һәм хәзер аларның стеналарын икенче кат буяп чыгып, җиһазлауга керешәселәр. Ә "Строймедгаз" ОООсы 4 бүлмәдә кислород трубкалары монтажлау белән мәшгуль. Шулардан икесенең - операция бүлекләренең тизрәк өлгерүен авырулар да, табиблар да түземсезлек белән көтәләр. Киңәшмәнең монысында объектны кабул итү комиссиясе хөкеменә тәкъдим итү мәсьәләсе дә кузгатылуы эшләрнең якын арада төгәлләнергә тиешлегенә ышанычны арттыра. Ә инде кайбер көтелмәгән чыгымнарның төп сәбәбе вакытында уйлап җиткермәгәнлектә, диделәр белгечләр.
Алар Бөек Ватан сугышында катнашучыларның һәм аларның толларының торак шартларын яхшырту программасы буенча салынган 18, авария хәлендәге йортлардагыларны күчерү өчен төзелгән 24 фатирлы йортларда эшләрнең торышы белән дә җентекләп таныштылар, киңәш-тәкъдимнәрен дә бирделәр, урынлы тәнкыйтьләрен дә җиткерделәр. Әлеге йортларның беренчесендә җылылык казаннары урнаштырылып беткән һәм газүткәргеч системалары сыналган. Ә икенче йортта тышкы төзекләндерү буенча башкарылган эш күләмле дә, күзгә дә күренерлек.
Ул көнне каралган объектлардан Биккол авыл мәдәният йорты арада иң колачлысы һәм смета бәясе буенча да иң кыйммәтлесе. Шуңа да никадәр чыгым кергән объектка беренче эш итеп ничек тә тизрәк җылы бирү һәм даими схема буенча ут тартуны кайгыртырга кирәклеге хакында бик кискен итеп әйтелде. Ә моның никадәр мөһимлеген тышкы һава температурасы да бик ачык күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев