Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Мәктәп һәм Үзәк микрорайоннары халкы район-шәһәр җитәкчеләре белән очрашты

Шәһәр халкының район башлыгы һәм төрле службалар җитәкчеләре белән очрашулары дәвам итә.

Сишәмбе көнне шәһәрнең 2нче урта мәктәбендә узган очрашуда Мәктәп һәм Үзәк микрорайоннары халкы үзләрен борчыган проблемаларны уртага салып сөйләште. Очрашу барышында бу микрорайоннар караган "Уют", "Комфорт" "Жилье", "ТКХ" ИК торак милекчеләре ширкәтләре рәисләре ел дәвамында башкарылган эшләрегә хисап тоттыллар. Халыкны әлеге дә баягы торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтү сыйфаты, алар өчен түләү, ОДН һәм шәһәр транспорты мәсьәләләре борчый. Район башлыгы Наил Шарапов мондый очрашулар ике як өчен дә файдалы дип атады. Һәм алга таба очрашуларны (халык теләге буенча) кварталга бер тапкыр, я булмаса, ярты елга бер тапкыр үткәрергә кирәк дигән фикер җиткерде.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Наил Шарапов Мәктәп микрорайоны

2
X