Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Өмәләр башлана

1 апрельдән игълан ителгән санитар-экологик икеайлыкның беренче атнасы азагына якынлашты, тик шәһәрдә чисталык булдыруда әлләни эш күрсәтүчеләр юк әле.

Бары тик шәхси йортларда яшәүчеләр генә кар сулары идән асларына агып төшмәсен дип нигезләрне кардан чистарталар. Күпфатирлы йортларның күләгәле ягындагы кар әле дә элеккеге хәлендә ята бирә: урын белән каралган кар беренче катларда яшәүчеләрнең тәрәзәләренә кадәр җиткән урыннар да бар. Биредә эшләрне ТСЖлар алып барырга тиештер дә бит, тик,алар күбрәк язгы кояшка ышаналар бугай. Һәм бу бүгенге көнгә актуаль тема булып кала бирә.
- Йортның бөтен тирә-ягындагы карны вакытында чистартмаганда, бу подъездларның, подвалларның су белән тулуына китерәчәк. Йорт су эчендә калмасын өчен ерганаклар ярдәмендә суга юл ясарга кирәк, - ди 125нче Янгын часте начальнигы Илһам Курамшин. - Йорт янында яткан кар кирпечләргә, бетонга сеңә, ә төнге суыклар аны туңдыра. Боларның барысы да кирпечнең коррозиясенә һәм таркалуына, деформацияләнүенә һәм нәтиҗәдә - су басуга китерергә мөмкин.
Шәһәр башкарма комитетында бүген һәм иртәгә Нурлатта беренче өмәләр үтәчәк, дип хәбәр иттеләр. Төп көчләр кар белән көрәшүгә юнәлдереләчәк.
- Барлык предприятиеләр һәм оешмаларга да территорияләр беркетелгән, андагы чисталыкны алар кайгыртачак. Бу уңайдан шәһәр башкарма комитетының карары бар, - ди башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Савинов.
Яз күңелле тамчылар гына түгел әле. Кайчагында ул күп кенә күңелсезлекләр дә китереп чыгарырга мөмкин. Шуңа күрә шәһәрдә генә түгел, авылларда да аны барлык көйсезлекләре белән бергә каршы алырга әзер булып торырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чисталык икеайлыгы љмђлђр