Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Мәскәүдә дә беләләр

Нурлатның үзәк мәйданында куелган Нурлы атка һәйкәлне хәзер Россия башкаласында да беләләр.

“Бердәм Россия”нең “Яшь гвардия” оешмасы Нурлат бүлекчәсе активистлары Бөтенроссия конкурсына юллаган фотоэш бүгенге көндә Мәскәүдә “Яшь гвардия”нең үзәк штабында эленеп тора.
– “Яшь гвардия” “Яшим. Яратам. Горурланам” дип аталган иҗади эшләр бәйгесе игълан иткәч, анда берсүзсез катнашырга булдык. Әлеге конкурста кече Ватаныңның истәлекле урыннары, аның кешеләре турында сөйләргә кирәк иде, – ди бүлекчә җитәкчесе Елена Гафиуллина. – Бездә андый урыннар бик күп. Россиядә яшәүче яшьтәшләребезгә үзебезнең үзәк мәйдандагы Нурлы ат һәйкәле турында сөйлисебез килде һәм озакка сузмыйча фотоэшебезне конкурска юлладык. Ул республикада уңышлы дип табылган 11 эш арасында Мәскәүгә җибәрелде. Кызганычка каршы, җиңүчеләр арасына керә алмадык. Әмма Нурлы ат һәйкәле сурәтләнгән фоторәсемебез бүгенге көндә үзәк
штабта эленеп тора. Һәм Нурлат турында хәзер Мәскәүдәге яшьтәшләребез дә белә. Бу безнең өчен зур горурлык.
Ә Нурлат яшьгвардиячеләренең бу көннәрдә горурланыр өчен тагы бер сәбәбе бар. Нурлат бүлекчәсе беренче яртыеллыктагы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча республикада иң яхшы бүлекчә дип табылды. Узган елда да 2нче һәм 3нче квартал нәтиҗәләре буенча Нурлат яшьләренең эше иң яхшылар арасында билгеләп үтелгән иде. Тотрыклы уңышның нигезендә нәрсә ята соң?
– Безнең “Яшь гвардия” әгъзалары бик актив. Килешәсездер, райондагы бер генә чара да яшьгвардиячеләрдән башка узмый, – ди Елена Гафиуллина. – Быел Иреклеләр елы уңаеннан һәр айның соңгы атнасында Иреклеләр атналыгы уздыруны гадәткә керттек. Игелекле эшләр кылу, кемгәдер ярдәм кулы сузу, төбәгебезнең үсешенә, аның тарихын барлауга, йолаларын саклауга юнәлдерелгән эшләр башкару һәркайсыбызның хәленнән килә бит. Әлбәттә инде, “Бердәм Россия” партиясе алып бара торган проектлардан да читтә калмыйбыз, җирле бүлекчәнең башлангычларында да зур активлык күрсәтәбез. Алга таба да матур идеяләребез
шактый әле. Һәм сәләтле яшьләребез белән бергәләшеп аларны да тормышка ашыра алырбыз дип өметләнәм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев