"Җир гүзәллеген саклыйк" район конкурсына нәтиҗәләр ясалды
Җирлекара үзәк китапханә "Җир гүзәллеген саклыйк" район конкурсына нәтиҗәләр чыгарды. Ул Татарстан Республикасында Экология елы кысаларында үткәрелде.
Конкурста китапханәчеләр дә, укучылар да катнашты. Шул рәвешле, экологик яктырту буенча проектлар номинациясендә иң яхшысы дип 1нче шәһәр филиалы китапханәчесе Лилия Молодкинаның эше табылды. Ә укучылар арасындагы фотоконкурста җиңүчеләр икәү: Түбән Чаллыдан Татьяна Краснова һәм Илюткинодан Алена Никитина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев