Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Нурлат ярминкәсендә иң популяр товарлар шикәр комы, бәрәңге һәм ит булды

Бүген, 2 ноябрь көнне, шәһәр үзәгендә авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте. Район һәм шәһәрнең барлык крестьян-фермерлык хуҗалыклары, авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүче оешма-предприятиеләре, авыл җирлекләре, шәхси эшмәкәрләр һәрвакыттагыча үз товарларын киң ассортиментта тәкъдим иттеләр.

Шәһәрлеләр аеруча ит, шикәр комы, бәрәңге, кәбестәне чират торып алды, шулай ук авыл җирлекләре шәхси хуҗалыклардан алып килгән йомыркага да сорау зур булды. Товарларның бәяләре дә кибетләрдәге һәм базардагы белән чагыштырганда күпкә арзанрак иде. Мәсәлән, "Нурлат шикәре" шикәр комын килограммын 26 сумнан тәкъдим итте, бәрәңгенең килограммы 10, кәбестәнең 8, онның 12 сум 50 тиен, йомырканың 45-50, итнең 220 сумнан башлап иде. Ярминкәдә мәдәният хезмәткәрләре Халык бердәмлеге һәм Татарстан Конституциясе көннәренә багышлап зур концерт программасы тәкъдим итте, волонтерлар өлкән яшьтәгеләргә сатып алган продукцияләрен өйләренә кайтарырга ярдәм итте.
Сәүдә рәтләрен район башкарма комитеты җитәкчесе Равил Кузюров карап чыкты, сатучылар һәм халык белән аралашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат ярмарка равиль кузюров