Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Нурлат бердәмросслары еллык план кабул итте

Бүген, 15 гыйнар көнне "Бердәм Россия" партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе сәяси Советының яңа елдагы беренче утырышы үтте. Аны җирле бүлекчә секретаре Равил Кузюров алып барды.

Утырышта сәяси совет әгъзалары җирле бүлекчәнең 2016 елга эш планын расладылар. Эш планының төп юнәлешләре һәм бурычлар белән җирле бүлекчәнең башкарма комитеты җитәкчесе Ралия Ханиева таныштырды. План берничә юнәлешне - җитәкчелек органнарының эшчәнлеген, башлангыч бүлекчәләр белән оештыру эшләре алып бару, депутатлар фракцияләре белән хезмәттәшлек, төрле конкурслар һәм проектлар, акцияләрдә катнашу һ.б.ларны үз эченә ала. Сәяси Совет әгъзалары эш планын бердәм тавыш белән кабул иттеләр. Икенче - Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга Юлламасының төп аспектларын сәяси Совет әгъзасы Линар Маняпов җиткерде. Ул үз чыгышында партия әгъзалары игътибарга алырга тиешле төп моментларга тукталды. Соңыннан сәяси Совет әгъзалары җирле контроль-ревизия комиссиясенең 2016 елга комплекслы тикшерүләр план-графигын килештерделәр. Быел комиссия 12 башлангыч бүлекчәдә комплекслы тикшерүләр үткәрергә җыена. Утырышка йомгак ясап, бүлекчә секретаре сәяси Совет әгъзаларын агымдагы елда да актив һәм оешкан төстә эшләргә чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: утырыш еллык план Нурлат бердәмросслары