Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлат халкының җылылык өчен 6 миллион сум бурычы бар

    Җәйге чор һәр тармак өчен дә ремонт эшләре чоры, ә Нурлат җылылык челтәрләре предприятиесе өчен ул, чыннан да, кайнар вакыт. Чөнки тулаем җылыту сезонының барышы нәкъ менә ремонт эшләренең ничек оештырылуына бәйле булачак. "Нурлат җылылык челтәрләре" ачык акционерлык җәмгыяте директоры Рамил Шарапов белән әңгәмәбез дә шул уңайдан

    - Рамил Шакирович, җылыту чорына әзерлек үз эченә нинди эшләрне ала?
    - Иң элек тузган участокларны ачыклыйбыз. Моның өчен җылылык челтәрләрен опрессовкалау уздырабыз. Төп әзерлек чараларын июль уртасына кадәр үткәрдек. Безнең кулланучыларыбыз (ә җылы торак йортларга гына түгел, мәктәпләргә дә, мәктәпкәчә, медицина учреждениеләренә дә, башка объектларга да килә) җылылык челтәрләренең 4 котельнясыннан җылытыла. Котельняларның эш нагрузкасы 67 процент тәшкил итә.
    - Мини-котельнялар да сезнең карамактамы?
    - 2012 елның октябрендә безгә арендага 43 мини-котельня тапшырдылар. Шуларның 38е - мәгариф идарәсенеке, 4се - район хастаханәсенеке һәм 1се ТӨрнәстәге 17 торак йортны җылытучы кече котельня. Аларның эш нагрузкасы 75 процент.
    - Мини-котельняларның яңа җылыту сезонына әзерләү мәшәкатьләрне күп тудырдымы?
    - Бүгенге көнгә алар буенча эш 570 мең сумнан артыкка башкарылган. Монда 5 авыл һәм 2 шәһәр мәктәбенең, дүрт балалар бакчасының мини-котельняларын су белән тәэмин итүне автоматлаштыру да керә. Шулай ук 7 мәктәп өчен насослар сатып алып урнаштырдык, 11 учреждениедә җылыту җайланмаларын контрольдә тоту системасы, кайберләренә газ клапаннары, газлылык сигнализацияләре куйдык, төтен торбаларын җылытып изоляцияләдек.
    - Төп кулланучыларга кайтыйк әле - бу 268 йорт. Биредә эш күләме дә саллы булгандыр, һәм аларның бәясе дә ярыйсы уктыр, мөгаен?
    - Тулаем алганда, бүгенге көнгә без 2478 мең сумлык капиталь ремонт башкардык. Мисал өчен, планлаштырылганча, барлык биш казанны да капиталь ремонтладык. Барлык котельняларда, шул исәптән, арендаланучы мини-котельняларда да үзебезнең газ службасы көче белән газ җайланмаларына агымдагы ремонт үткәрдек. 300 метр җылылык трассасын пенополимерминераль изоляцияле торбаларга алыштырдык, шулай ук 114 метр трассаны изоляцияләдек. Гомумән, җылыту сезонына әзерле бихисап эшләрне үз эченә ала бит. Боларга КИПиА приборлары тикшерү дә, насос җайланмаларын, томалау арматураларын ремонтлау да һәм башка бик күп эшләр дә керә. Һәм барлык тиешле эшләрне дә башкардык, җылылык челтәрләре котельнялары һәм арендадагы мини-котельнялар җылыту сезонына әзер.
    - Димәк, барлык проблемаларны да хәл итеп була?
    - Берсе кала әле, бүгенге көнгә анысы иң әһәмиятлеседәдер - түләмәүчеләр проблемасы ул. Халыкның бүген 5900 мең сум бурычы бар. Бу 470 кешедән артыграк дигән сүз. Еллар буе түләмәүчеләр бар, болары - эшсезләр, ә кайберәүләре бу мәсьәләгә бармак аша гына карый. Я аларынң вакытлар юк, я булмаса башка сәбәп килеп чыга.
    - Бурычлылар белән көрәшүнең бер генә ысулы да юкмыни соң?
    - 2010-2011 елгы җылыту сезонында бурычлы эшсезләрне Мәшгульлек үзәге аша эшкә алдык. Шул рәвешле, алар бурычлары акрынлап томалый килделәр. Кызганыч, хәзер бу ысул кулланылмый.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: