Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Нурлат паркы яңа күренеш ала

Бу көннәрдә күп кенә нурлатлыларның игътибарлары шәһәр паркындагы үзгәрешләргә юнәлгәндер.

Беренчедән, биредә яңа капка куйдылар, ул үзенең зурлыгы гына түгел, ә матурлыгы белән дә сокланырлык. Балалар өчен таучык төзү башланды. Ул кышын уйнар өчен ясала. Агача конструкция акрынлап кына үз формаларын ала башлаган инде. Шәһәрлеләрнең күпсанлы сораулары буенча, автомобильләр парковкалау өчен мәйданчык төзи башланнар. Нурлат шәһбре башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Кәримов билгеләп үткәнчә, биредә балалар өчен уен мәйданчыгы кору да планлаштырыла икән. "Аның өчен җайланмалар быел ук сатып алыначак", - диде Рәмис Риязович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат