Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Нурлат районы җитәкчеләре капиталь ремонтланучы объектларда булдылар

Бүген, 2 мартта район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Габдуллин үзенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Рөстәм Карама, мәгариф бүлеге начальнигы Габделгазиз Юнысов белән берлектә капиталь ремонт баручы кайбер объектларда йөреп чыктылар.

Алар башлангыч мәктәбе капиталь ремонтланучы Түбән Чаллыда булдылар. Биредә шулай ук балалар бакчасы, ФАП, китапханә һәм элемтә бүлекчәсе дә урнашачак. Инде пластик тәрәзәләр куйганнар, киләсе атнада түбә эшләренә тотынырга ниятлиләр. Киекледә мөһим объектта нигез эшләре башланган - биредә 50 урынга балалар бакчасы төзиячәкләр.
Делегация тукталган киләсе нокта Нурлат ЦРБсының бала тудыру йорты булды. Монда капиталь ремонтны "Энергострой" ОООсы алып бара. Хәзерге вакытка инде 3 млн. сум үзләштерелгән, тулаем алганда, эшләр 20 млн,га төшәчәк. Инде ике катта пластик тәрәзәләр куйганнар, подвал бинасында инженерлык коммуникацияләрен алыштыруга керешкәннәр. Киләсе этап - түбә ябу эшләре, анысына март урталарында алыначаклар. Ә бүген биредә, подрядчылар әйтүенчә, күрсәтмә палаталарны карарга була, алары икәү. Аларда барлык эшләр дә диярлек төгәлләнгән - түшәм, стеналар буялган, чакыру төймәләре куелган. Раковиналар, санузеллар урнаштырасы гына калган.
- Бүгенге көнгә барлык программалар да эшли. Тагы ике модульле ФАП һәм бер модульле ветеринар пунктны төзи башлыйсы бар. 3 мартта подрядчылар килергә тиеш, алар өч көн эчендә эшли башлаячаклар. Мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча да проблемалар юк, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Габдуллин.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X