Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Нурлат шоферлары законнарны “санга сукмый”

1 сентябрьдән гамәлгә кергән юл хәрәкәте кагыйдәләрендәге үзгәрешләр нурлатлыларны тәртипкә салмаган әле. Бер ай эчендә генә 70 нурлатлы исерек килеш руль артына утырган.

- Юлларда кискен хәл кала бирә, - ди ЮХИДИ бүлеге начальнигы Рафаэль Шаһиев. - Шоферларны 1,5-2 елга кадәр машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителү һәм 30 мең штраф та куркытмый булып чыкты. Әле бит машина йөртүчегә документын янә кайтару өчен теория буенча имтихан бирергә кирәген дә беләләр. Әмма статистика тынычландырмый. Хәзер алкогольле эчемлекләр кулланучылар янына наркотик матдәләр кулланып руль артына утыручылар өстәлә бара. Шуңа да безгә республиканың ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләре ярдәмгә килә.
Бу хакта Республика ЮХИДИе идарәсе җитәкчесе Рифкать Миннеханов Нурлатта уздырган кабул итү вакытында болай дигән иде:
- Нурлат транспорт белән эчкән көе идарә итүчеләр ягыннан республикада лидерлык итә. 2,5 айлап район юлларында республика ЮХИДИенең экипажлары комплекслы эш алып бара. Әмма нәтиҗәсе әлләни күренми.
Нурлат ЮХИДИе хезмәткәрләре аптырашта. Штрафларның минималь планкасы 500 сум, максимале 50 мең сум булса да, нурлатлылар кагыйдә бозуларны дәвам итә.
- Юлда үзеңне ничек тотасы, ничек йөрисе икәнен балалар бакчаларында ук өйрәтә башлыйбыз, югыйсә, - ди пропаганда инспекторы Ринат Мөгайнетдинов та. - Машина йөртүчеләр арасында да аңлату эшләре алып барабыз.
Законнар кырыслануның уңай нәтиҗә бирмәве хөкүмәтне дә уйга салган, күрәсең. Әле үзгәрешләргә 1 ай гына узды, депутатлар инде яңаларын чыгарырга ниятли. Мисал өчен, РФ Дәүләт Думасына шиналарны алмаштыру турындагы закон проекты кертелгән. Проект расланган очракта, машина йөртүчеләр өчен тагын штрафлар артачак. Кышкы чорда җәйге шиналар, җәен кышкы резина белән йөргән өчен 2 мең сумлап штраф түләргә килмәгәе.
Агымдагы елның 9 аенда район юлларында 40 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Анда 10 кеше үлгән, 43 кеше зыян күргән. Бу чорда 1 исерек машина йөртүче дә үлгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат