Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Нурлатка беренче суыклар килде

Бүген термометр баганасы нольдән күтәрелмәде - Нурлатта иртән -2 градус иде. Бүгенге көнгә кадәр төнлә шулай ук минуслы температура күзәтелде, әмма көндез һава плюслы температурага кадәр җылына иде.

- Суыкла турында сөйләргә иртәрәк әле, - ди Чулпан метеостанциясе начальнигы Наталья Матвеева. - Мондый һава берничә көн торачак әле - бу скандинавия антициклоны йогынтысы, әмма якын көннәрдә циклон көтелә, һәм атна азагына тагы җылытачак.
Быелгы һава торышын узган елгы белән чагыштырсак, белгеч 2012 елның 22 октябрендә уртача тәүлеклек температураның 8,2 градус күрсәткәнлеген, әмма икенче көнне 23 откәряәдә үк инде көндез термометр баганасы +1, төнлә -1 градус булган. Ә 0дан азаккача түбән төшү бары тик 25 ноябрьдән соң гына булган.
Шунысын да әйтик, хәзерге һава торышы халык сынамышлары белән әлләни туры килми, ди Наталья Ермиловна. Хәзер исә безгә табигатьтәге үзгәрешләргә гаҗәпләнәсе генә кала. Мисал өчен, без күптән түгел генә нурлатлыларның участокларында җимеш агачларының чәчәк атуларын язган идек. Метеостанция начальнигының үзендә дә ике атна элек җир җиләге чәчәк аткан - бу бюезнең киңлекләргә хас булмаган аномаль югары температурадан, ди ул.
Якын араларда яңа һава торышын фаразын көтегез, яңалыкларны безнең сайттан карап барыгыз, һәм шулай ук үзегезнең күзәтүләрегез белән дә уртаклашыгыз - редакция телефоннарына шалтыратыгыз, электрон адресыбызга языгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат