Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлатлылар подъезд төбендә пальма үстерә

    Мәскәү урамындагы 7нче йортның өченче подъезды безней фотообъективка очраклы гына эләкмәде.

    Күршедәге соры, бертөрле подъездлар арасында моныс үзенең ачык төсләре белән әллә кайдан игътибарны җәлеп итеп тора. Эш шунда, биредә яшәүчеләр, идарәче компаниядән ярдәм көтеп тормастан, подъезд территориясен үзләре тәртипкә китерерге карар иткән. Альберт Шәйхетдинов болдыр ишекләрен яшел төскә буяган. Ә Юрий Калуков буш пластик шешәләрдән зур пальма ясап, бу гүзәллекне тагы да ямьләндергән. Күмәк көч белән әнә шундый оазис барлыкка килгән.
    - Мондый подъездга керүе үзебезгә рәхәт бит. Язын аның эчен төзекләндерү белән шөгыльләнмәкче булам. Башкалар да безнең үрнәккә кушылса, әйбәт булыр иде, - дип планнарын уртаклашты Альберт.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: