Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

"Нурлатнефть" сәнәгать куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау буенча нәтиҗәләр ясый

"Нурлатнефть" НГДУсында производство эшчәнлегенең барлык тармакларында сәнәгать куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау өстенлекле юнәлеш булып тора.

Бу уңайдан уздырылган киңәшмәдә предприятиенең баш инженеры Роберт Әхмәдуллин производство контроленең гамәлдәге комиссиясе эше нәтиҗәләре белән таныштырды. Аның әйтүенчә, 2012 елда төрле контроль органнары тарафыннан 637 тикшерү уздырылган, аларның барышында кагыйдә бозулар ачыкланган. Шунда ук баш инженер кагыйдә бозу очраклары буенча күрсәткечләрен начарайткан цехларны атады, һәм моның сәбәбе цех начальниклары тарафыннан да, объектларның турыдан-туры җитәкчеләре ягыннан да контрольнең көчсезләнүе, диде. Кайбер цехларның мастерлары һәм начальникларына кызарырга туры килде.
Тулаем эш елы дәвамында предприятиедә "Нурлатнефть" НГДУсы объектларында төзелеш һәм ремонт эшләре алып баручы чит оешмалар тарафыннан аерата куркыныч эшләр үткәргәндә таләпләрнең бозылулары ачыкланган. Һәм 8 очракта подряд оешмалары башкаручы эшләрне туктатырга туры килгән.
Предприятиедә штаттан тыш янгынга каршы формированиеләрнең сугышчан әзерлеген күтәрү буенча зур эшләр башкарыла, янгын сүндерү-гамәли спорт буенча ярышлар уздырыла. "Нурлатнефть" НГДУсының җыелма командасы "Татнефть" АFҖ беренчелегендә 24 штаттан тыш формирование арасында 7нче урын алган.
Тулырак "Дуслык"ның 15нче санында
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: "Татнефть" ААЌ "Нурлатнефть" НГДУсы