Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Нурлатның «Чишмәкәй» бакчасында түбә алмаштыралар

Бу көннәрдә бакчага капиталь ремонт ясау белән шөгыльләнүче "Престиж-строй" җәмгыяте төзүчеләре бинаның түбәсендә обрешеткалар ясау белән мәшгуль.

Ремонт башланганнан бирле алар бакчаның икенче бинасында шактый эшләр башкарырга өлгергәннәр - тәрәзәләр, җылылык, суүткәрү системалары алмаштырылган, стеналарны тигезләгәннәр... Тиздән әлегә беренче бинада сыенып торган балалар шунда күченәчәкләр.
- Ремонт белән бәйле рәвештә бераз кыенлыклар бар инде, - ди бакча мөдире Галина Кореева. Әмма бакча хезмәткәрләре дә, ата-аналар да ремонтның кирәк булуын яхшы аңлыйлар.
Шунысы да бар - ремонт тулы куәтенә барса да, бакча җитәкчелеге аны ябып тору ягында түгел. Чөнки бакчага 250ләп бала йөри бит. "Азык-төлек блогында ремонт булганда, ябарга туры килсә дә, моны минималь срокларда башкарырыга тырышачакбыз", - ди бакча мөдире.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат