Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлатның Кариев урамында ике манаралы, гөмбәзле мәчет төзелә

    Кариев урамындагы яңа мәчет төзелеше дәвам итә

    - Их, авылны мәчетле итәсе иде!
    Урта Чаллы авылында яшәгән Ситдыйк бабай күңеле тулган вакытларда шулай дип еш кабатлый торган булган. Хәер, җәмәгать белән җыелышып салган, гөрләп эшләп тора торган мәчетләрен революция-дән соңгы шау-шулы елларда җимереп ташлаганнан соң, бер ул гына түгел, авылның башка кешеләре дә аз әрнемәгәндер. Шөкер, җимерелгән урында яңасы торгызылды хәзер, аннан көн саен намазга чакырып азан тавышы яңгырый. Шулай да бабаларының мәчет салдырасы иде, дип үтәлми калган хыялы балалары, оныкларының күңел түренә кереп утырган булган, күрәсең. Эшмәкәр Зариповларның 2009нчы елда мәчет төзергә алынуларына әнә шул гаилә вакыйгасы этәргеч биргәндер дә, мөгаен.
    Мәчет Кариев урамында, шәһәргә Казан ягыннан төп керү юлында ук урнашкан. Димәк, шәһәр кунакларын беренче каршы алучы мәчет тә булачак ул. Мәчетнең ике почмагыннан ике манара күтәреләчәк, ә уртада зиннәтле гөмбәз урнашачак. Бүгенге көндә төзүчеләр нәкъ менә гөмбәзне ясау белән мәшгульләр дә. Конструкциясе шактый катлаулы, шуңа да аеруча четрекле хезмәт куярга туры килә.
    - Аның ерактан чакырып торучы, мәһабәт һәм нурлы булуын теләдек, - диләр әниле-уллы Зариповлар. - Бу микрорайонда яшәүчеләргә үзәктәге мәчетләргә йөрү бик кыен бит. Өлкәннәргә гыйбадәт кылу өчен генә түгел, бу тирәдәге барча мөселманнарны туплап, берләштереп торучы, яшьләрне дини юлга күндерүче урын булуын телибез без аның.
    Мәчетне әниләре хөрмәтенә "Миннегөл"дип атарга булганнар.
    - Рәхмәт җирдә ятмый, ул барлык юлларны да ача, ди торган иде безнең әни, - дип искә төшерә аны Розалия ханым. - Шуңа да гомер буена игелек кылып яшәргә тырыштык.
    Игелекләре исә нурлатлыларның күз алдында: Өлкәннәр көне булсынмы ул, Балалар бәйрәме яки 9 Маймы - Зариповлар иң беренче булып бүләк-күчтәнәчләрен өләшергә ашыга. Нурлатта гына түгел, Бөгелмә балалар йортында тәрбияләнүче сабый балаларга ярдәм итү җаен да табып торалар. Мәчет төзергә алынулары да әнә шулай кешеләргә игелек кылу максатыннан. Мәчет салдыру саваплы эш булса да, җаваплы һәм күләмле дә хезмәт әле ул. Элек-электән халкыбызда мәчетләрне җәмәгать белән, бөтен ил бергәләшеп төзү гадәте яшәгән. Менә бу мәчетне төзергә алынгач та, ярдәм итәргә теләк белдерүчеләр шактый булган. Иң башлап туганнары Әделганиевлар, аларның балаларының ярдәмен тойганнар Зариповлар. Ильясовлар, Салиховлар гаиләләре, Сол-тановлар, Әгъдәс Гыймалетдинов, Идрис Кәримов, "Тынычлык" мәчете имам-хатыйбы Тәлгать хәзрәт шундыйлардан. Ә менә Камил ага Маняпов мәчет төзелешенә дип сәдака җыюны оештыра, шул рәвешле ярдәм күрсәтә икән. Яңа төзелә торган мәчет янында махсус тартма куелган, шунда сәдака салучылар да юк түгел. Бу уңайдан матур ниятләре дә бар мәчет салдыручыларның - булышкан барча кешенең исемен мәчет тарихына кереп калырлык итеп, пыяла витрина астына язып куярга исәплиләр. Әмма төзелешне алга таба дәвам иттерү өчен, сүз дә юк, финанс ярдәме бик күп кирәк әле. Анда һәркем үз өлешен кертә ала. Монда исә оешма-предприятиеләр, эшмәкәрләр дә читтә калмас, шәт.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: