Биредә яңа уңайлы эскәмияләр барлыкка килде, таучыкларны тәртипкә китерделәр һәм буядылар.
- Шуның белән быелга паркны төзекләндерү буенча эшләрне төгәллибез һәм киләсе елның язында дәвам иттерәчәкбез. Әмма бу территорияне чүптән арындыру һәм агачларны карап торуга кагылмый. Алар план буенча алып барылачак, - дип билгеләп үтте "Төзекләндерү биш"нең башкарма директоры Олег Сурков.