Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Нурлатта да карабодай кыйммәтләнә

Карабодайга бәяләр "сикерәчәк". Шундый фаразлар белән язылган материалны без nurlat-tat.ru сайтында ике атна элек бастырган идек. Кызганычка каршы, ул рас килде.

Бәяләр артуга кагылышлы кисәтүләрне сәүдә компанияләре октябрь азагында ук ала башладылар. Безне 2010 елның кабатлануы көтәме? Хәтерләсәгез, ул вакытта да ярмаларга бәяләр берничә тапкырга күтәрелгән иде, карабодай 75 сумга кадәр җитте. Бүгенге бәяләр "корбаны" - янә карабодай.
Бәяләр артканчыга кадәр карабодайны 20 сумга алырга мөмкин иде. Без бәяләргә үзебез мониторинг ясадык. Чәршәмбе көнне базарда карабодай да, дөге дә 50-55 сумга кадәр күтәрелде. Кибетчеләр әйтүенчә, карабодай артыннан башка ярмаларга да бәяләр күтәрелә башлаган. "Шифа"да дөгене сишәмбе көнне 30 сумнан ала алсак, карабодай 55 сумнар тора иде. "Эссен"да карабодайның кило ярымлысы 68 сум тора иде, ә бер атна элек ул 33 сум иде. "Магнит"та исә бер кабы 58 сумга куелган. 30 сумнан дөгене дә сатып алучылар шунда ук алып бетерделәр. Гадәттә, бәяләр арта, дисәләр, без запас туплап калырга ашыгабыз. Дәүләт алкоголь инспекциясендә бу уңайдан бернинди мәгълүмат булмавын хәбәр иттеләр. "Бердәм Россия" җирле бүлекчәсенең "Халык контроле" шәһәр сәүдә нокталарын тикшерергә чыгарга планлаштыра. Россия массакүләм мәгълүмат чаралары бәяләрнең кискен үсүенең бер сәбәбен Алтайда карабодай уңышының начар булуы белән бәйлиләр. Анда иртә кар төшү сәбәпле, уңышны җыеп калырга өлгермәгәннәр. Әле тагын шунысы да билгеле булды, товар белән тәэмин итүчеләр ярманы үзләренең складларында җибәрми тота икән. Аннан сумның курсы төшүе дә йогынты ясамый калмагандыр. Узган елның шул чорында доллар 32 сум булса, хәзер ул 45-49 сумнар тирәсе.
Татарстанда быел карабодай 25 процентка артыграк җитештерелгән, диләр. Димәк, дефицит булырга тиеш түгел үзе. Әмма бәяләр үсә тора.
Нәрсә бу: уңыш булмаганмы, әллә сәүдә компанияләренең сүз куешуымы - белүебезчә, бу ситуацияне ФАС контрольгә алды. Моңа кагылышлы хәлне безнең белән бергә nurlat-tat.ru сайтында карап барырга чакырабыз.
Газета версткага салынган вакытта карабодай бәясе 68 сум 40 тиен итеп куелган иде. Ә иң мөһиме, кибеттә ярманың бер генә кабы да калмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат карабодай