Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Нурлатта гает мунчасыннан янгын чыккан

Бәйрәм көне һәлакәтләрсез үтмәде - тимер юлчылар бистәсендә янгын чыкты.

Нурлат районы күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең дознавателе, эчке служба капитаны Алексей Матюшкин хәбәр итүенчә, Южная урамы 31 адресында мунчага ут каба, аннан ялкын башка корылмаларга үрли. Нәтиҗәдә, мунча һәм сарай тулысынча янып бетә, торак йортның түбәсенә дә яхшы ук эләгә. Бәхеткә, зыян күрүчеләр юк - монысы ягынның көндез, урамда кешеләр күбрәк вакытта чыгуыннандыр да, мөгаен.
Хуҗалар исә бу вакыйганың нәтиҗәләрен бүген генә күрделәр әле - кичә алар өйдә булмаганнар. Йортта исә өлкән яшьтәге әти-әниләре калган булган. Мунчаны да алдагы көнне, 7 августта алар яккан булган. Ут исә иртәнге 10нарда чыккан, янучыларның күршеләреннән диспетчерлык пультына хәбәр 10.18дә кергән, ике минуттан инде янгын сүндерүчеләр урынга килеп җиткән дә. Ут чыгуның төп сәбәбе төтен юлының дөрес ясалмавында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат