Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Нурлатта күпфункцияле үзәк ачылды

Бүген, 28 декабрьдә Нурлатта капиталь ремонттан соң дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү буенча күпфункцияле үзәк ачылды. 2006 елдан эшләп килгән үзәк моңарчы тар - кысан бүлмәләрдә генә эшләп килә иде.

Инде менә озак еллар төрле функцияләрдә Нурлат халкына хезмәт иткән бина санаулы айлар эчендә танымаслык булып үзгәргән, заманча төс алган.
- Үзәк Нурлат халкының дәүдәти һәм муниципаль хезмәтләргә булган ихтыяҗын канәгатьләндерүдә уңышлы хезмәт итсен, халыкка уңайлыклар китерсен, - диде үзәкне ачу тантанасында район башлыгы Равил Кузюров эшне кыска вакытта төгәлләгән "Городстрой" җәмгыяте төзүчеләренә рәхмәт әйтеп. Әлбәттә, рәхмәтнең иң олысын ул социаль программалар булдырган республика җитәкчелегенә юллады. Республиканың баш санитар табибы Марина Потяшина нурлатлыларга Татарстан Республикасы Президенты котлавын җиткерде, елны матур вакыйга белән тәмамлауны әйбәт фал дип белдерде.
Үзәккә кызыл тасма киселде, һәм күз алдында яңартылган бина уңайлыклары ачылды. Иркен фойе, халыкны кабул итү өчен кабиналар, уңайлыклы эш урыннары. Үзәк директоры Татьяна Морозова әйтүенчә, биредә халыкка 100 төрле дәүләти һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтеләчәк, 10 өстәмә эш урыны булдырылган. Шул ук бинада район архивы һәм җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы урын алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат