Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Нурлатта сайлау комиссияләре өчен укулар үтте

Бүген, 15 ноябрьдә Нурлат муниципаль районы Советында Татарстан Республикасының Үзәк сайлау комиссиясе авыл җирлекләре башлыклары белән берлектә территориаль, участок сайлау комиссияләре өчен укулар үткәрде.

ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Валентина Каменькова, комиссия секретаре Надежда Борисова, ҮИК аппараты бүлеге мөдире Фәридә Таҗиева комиссияләрнең эшчәнлекләре, аларның хокуклары һәм бурычлары турында лекцияләр укыдылар. Участок сайлау комиссиясе эшен оештыруга, аның эшчәнлегенә җентекләп тукталдылар. Сайлаулар вакытында ниләргә игътибар бирергә кирәклеге, шул исәптән күзәтүчеләрнең, массакүләм мәгълүмат чараларының хокуклары һәм бупычлары турында сөйләделәр. Сайлау участогында мәгълүмат стендын ясауга, сайлаучылар исемлеге тапшыру срокларына аерым тукталдылар. Мондый укулар исә көндезге (очный), читтән торып һәм дистанцион да була. Укуларның икенче этабы 2014 елның февраль-мартында, өченчесе августта узачак.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X