Нурлатта түләмәүчеләр белән көрәшүнең үз ысулларын эзлиләр
Бүген, 16 октябрьдә Нурлат муниципаль районы Советында торак-коммуналь комплекс службалары катнашында киңәшмә үтте.
Район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Равил Кузюров әйтүенчә, киңәшмәнең максаты түләүләрне җыюга кагылышлы вәзгыятьне өйрәнү иде. Докладчыларны тыңлаганчы, Р.Кузюров чыгыш ясаучыларга теманың асылын гына сөйләргә кушты: "Статистик хисаплардан башка гына. Нәрсә начар, нишрләргә кирәк", - диде ул. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Бредәм исәп-хисап үзәге юристы, "Татэнергосбыт", җылылык челтәрләре җитәкчеләре тыңланды. Киңәшмә азагында район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Равил Кузюров катнашучыларга түләмәүчеләр белән эшләүнең үз схемасын тәкъдим итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев