Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Нурлатта вакансияләр ярминкәсе үтте

Бүген, 25 ноябрьдә, Нурлат шәһәре халкының мәшгульлеге үзәгендә вакансияләр ярминкәсе үтте.

Биредә Нурлат аграр техникумы, "Нурлат шикәре", "Промочистка" "Сервис хезмәтләре үзәге", "Пакер-Бис" җәмгыятьләре һәм "НАСКО" иминият компаниясе белгечләре үзәктә исәптә торучы 50дән артык кешегә эш урыннары тәкъдим иттеләр. Ярминкәдә "Татнефтепром-Зүзәйнефть" җәмгыяте базасында ачылачак "Сервис хезмәтләре үзәге" һәм "Пакер-Бис" оешмаларының бораулаучылар, бораулаучы ярдәмчеләре, слесарьлар һәм башка эш урыннары тәкъдим итүе эшсез гражданнарда аеруча кызыксыну уяткан.
Нурлат шәһәре халкының мәшгульлеге үзәгендә вакансияләр ярминкәсе эшкә урнаштыруның нәтиҗәле ысулларының берсе булып тора һәм һәрчак ике якның да зур активлыгы белән уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат