ШӘҺӘР
Нурлатта ветрянка аркасында бакчалар ябылмаячак
Сентябрь башыннан бүгенгә кадәр ветрянка белән "Шатлык" балалар бакчасында - 2, 4нче мәктәптә 5 бала чирләгән. "Әкият" балалар бакчасында исә авыручылар саны иң күбе - 9.
Район педиаторы Людмила Гыйбадуллина хәбәр иткәнчә, быел ветрянкадан вакцина кайтарылмый. Ә узган ел вакцина ясарга мөмкинлек булганда, күп ата-аналар балаларына прививка ясатудан баш тарткан.
- Балалар ветрянка белән ел саен авырый, әмма бу учреждениеләр ябыла дигән сүз түгел, балалар бакчаларга йөрүләрен дәвам итә. Ә авыруны эләктергәннәр 10 көн эчендә өй шартларында дәвалана, бакчага исә педиатор рөхсәте белән генә бара алалар, - диде Л.Гыйбадуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев