Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Нурлатта юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләсе уртага салып сөйләшенде

Бүген, 11 гыйнварьда хакимият бинасының кече залында юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссисе утырышы муниципаль район башлыгы Равил Кузюров катнашында узды.

Анда 2013 елга нәтиҗә ясалды. Узган ел район юлларында 51 юл - транспорт һәлакәтендә 13 кеше үлгән, 55е төрле тән җәрәхәтләре алган.
- Юл-транспорт һәлакәтләре нигездә тизлек режимын артыру, каршы як полосага чыгу һәм аек булмаган килеш руль артына утыру нәтиҗәсендә чыга, - ди ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рафаэль Шаһиев. - Ел дәвамында 282 машина йөртүче руль артына исерек килеш утырган, каршы як полосага чыгу очраклары да башка еллар белән чагыштырганда 3 тапкырга артык. 655 җәяүле юл бирмәгән өчен җаваплылыкка тартылды.
Узган елда иң күп юл - транспорт һәлакәтләре Совет урамында булган. Биредә 7 юл - транспорт һәлакәтендә 1 кеше үлгән, 7 төрле тән җәрәхәтләре алган. Моннан тыш, Гыйматдинов урамы да - иң куркыныч участокларның берсе. Биредә 5 һәлакәттә 2 кеше үлгән, 4се зыян күргән. Район юлларын алсак, биредә куркыныч участоклар булып Нурлат - Тимерлек, Нурлат - Базарлы Матак һәм Кузайкино - Нурлат автоюллары кала. Узган ел "КРИС-П" тизлек режимын бозуны тикшерү видеофиксациясе ярдәмендә 11233 юл кагыйдәсен бозу ачыкланган. Районда юл хәрәкәтен оештыру буенча проблемалар җитәрлек, диелде комиссия утырышында. Шәһәрнең 9нчы мәктәбе, гимназия һәм Карл Маркс урамнарында парковкалау урыннары таләп ителә. Аннан шәһәрдә җәяүлеләр юллары белән дә проблема. Ключи поселогыннан укучыларны шәһәрнең 3 нче урта мәктәбенә йөртү буенча сорау әле дә ачык кала. Район комиссиясе секретаре, Юл хәрәкәте иминлеге фонды җитәкчесе Гөлфия Гыймалетдинова да бу проблемаларга тукталып "2014 елда районда юл хәрәкәте иминлеген күтәрү" муниципаль максатчан программасы буенча чыгыш ясады.
Утырыш эшендә катнашкан район башлыгы алда телгә алган проблемалы һәр пункт буенча тиешле тәкъдимнәр әзерләргә кушты.
- Атап үтелгән җитешсезлекләрне бетерү өчен бик зур финанс кертемнәр кирәк. Әлегә хәлдән килгәнчә, үз мөмкинлекләр белән чишәргә туры киләчәк, - диде район башлыгы тиешле службалар җитәкчеләренә бу җәһәттән конкрет күрсәтмәләр биреп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат