Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Нурлатта үзәк мунча киләсе атнада ачылачак

Бу хакта безгә мунча директоры Эльвира Сәлахетдинова хәбәр итте.

Инде июль урталарында ук нибары ике атнага дип ябылган үзәк мунчаның әле дә ачылмавы күп кенә нурлатлыларда канәгатьсезлек тудырырга өлгерде.
- Мунчада бу сезонда шактый зур ремонт эшләре башкарылды. Иске су җылыткычлар урынына яңасын урнаштырдык, ике душ булдырылды, краннарны алмаштырдык, - дип ремонт эшләре белән таныштырды мунча директоры. - Берүк вакытта иске казан урынына ике казан урнаштырылды, аның берсе бинаны җылыту, икенчесе суны кайнарлату өчен булачак. Әмма ремонт вакытында планировканы үзгәртү аркасында эшләр озаккарак сузылды. Шул көннәрдә газ хезмәте белән бәйле эшләрне төгәлләп, киләсе атнада мунчаны ачарга җыенабыз.
Бу хәбәр ике ай буена мунча ачылуын көтеп тилмергән нурлатлыларны сөендерер дип уйлыйбыз. Чөнки безгә мөрәҗәгать итүче укучыбыз әйтүенчә, аена бер тапкыр булса да мунчада юынасы килә бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев