Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Нурлаттан бер хатын-кыз контракт буенча хәрби хезмәт уза

    Бүген шәһәр Мәдәният сараенда контракт буенча хезмәт һәм хәрби-исәпкә алынучы белгечлек мәсьәләләренә багышланган матбугат конференциясендә район хәрби комиссары, подполковник Радик Сәймуллов әнә шундый кызыклы факт та китерде.

    Гомумән, бүгенге көндә Нурлат районыннан унике кеше контракт буенча хезмәт уза, шулардан бердәнбер хатын-кыз Ләйсән Зәйнетдинова элегрәк хәрби комиссариатта эшләгән, бүген ул Оренбург өлкәсенең Тоцк шәһәрчегендәге хәрби частьта хезмәт итә. Нурлат ир-егетләре исә асылда Ульян, Самара өлкәләрендә хезмәт уза, дип билгеләп үтте хәрби комиссар. Аннан контракт буенча хезмәтнең өстенлекләрен санап чыкты, Россия Хөкүмәтенең бу уңайдан төп максаты - социаль проблеманы хәл итүгә кайтып кала, диде. Гомумән, РФ Саклану министрлыгы киләчәктә армияне конракт нигезендә генә калдыруны күздә тота. Шуңа да армиягә китүчеләрне төрле һөнәрләргә өйрәтү дә максат итеп куела. Болары хакында РОСТОның район оешмасы җитәкчесе Радик Гыйниятуллин бәян итте. Бездә әлегә егетләрне "С" категорияле машина йөртүче һөнәренә өйрәтәләр икән. Әмма тиздән мондый һөнәрләр егермеләп булырга тиеш - ТР премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов шундый күрсәтмә биргән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: