Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Нурлаттан ике егетнең Президент полкында хезмәт итү мөмкинлеге бар

Бүген көзге чакыру комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Комиссия әгъзалары утызлап егеткә карарлар чыгардылар. Аларның барысы да диярлек армиягә яраклы дип табылды, сәламәтлекләре буенча кичектерелеп торучылар бер-ике генә иде.

Гомумән, быел медицина һәм чакыру комиссияләрен районның 292 егете узарга тиеш, дөрес, аларның күбесе төрле уку йортларында белем ала һәм план буенча көзен армиягә 93 егет кенә китәчәк, ди район хәрби комиссары, чакыру комиссиясе рәисе урынбасары Радик Саймуллов. Һәм тагы бер яңалык җиткерде: быел Нурлат районына РФ Президенты полкында хезмәт узарга ике егет җибәрергә наряд килгән. Бу - район тарихында беренче тапкыр, алай гына да түгел, Татарстан егетләрен Президентның коммендант полкына әле, гомумән, узган ел гына ала башлаганнар икән. Ә Нурлат егетләре армиягә ноябрьдә китә башлый. Аңа кадәр чакыру комиссиясе тагы алты утырыш уздырачак әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат