Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Паркта яшь парлар аллеясы булачак

Бу хакта безгә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Кәримов хәбәр итте. Әлегә исә биредә һәр көнне велосипедтта йөрүче үсмерләрне генә түгел, ә җиңел атлетика белән шөгыльләнүчеләрне дә күрергә була

Бүген паркны яшьләрнең, үсмерләрнең дә, өлкән буын кешеләрнең дә очрашу урынына әверелде дияргә мөмкин. Паркны төзекләндерү эшләре азаккача төгәлләнеп бетмәгән әле. Аның каравы, хәрби техника куелган почмакны бизәү тәмамланып килә. Бу - безнең ил тарихы бит, һәм яшьләр совет солдатларының сугыш чорында нинди техника кулланганлыклары да белергә тиешләр. Хәзер "Респект СП" төзүчеләре бу почмакка плитка түшиләр. Ә самолет, бронетранспортер, пушкалар һәм танклардан тыш, биредә сугыш ветераннарына стела да куячаклар. Шул рәвешле, паркта Бөек Ватан сугышы солдаты истәлегенә тагы бер мемориал пәйда булачак. Әмма эшләр моның белән генә дә бетми әле.
- Алга таба яшь парлар аллеясын булдыру планы бар, әлегә аның ни рәвешле буласын уйлыйбыз, кафесы белән балалар мәйданчыгы ясаячакбыз, - ди шәһбр башкарма комитеты җитәкчесе Рәмис Кәримов. Бүгенге көнгә паркны төзекләндерү буенча эшләр якынча 10 миллинлап сумга башкарылган, моңа "Татнефть" акчаларына ясалган фонтан керми әле. Сукмаклардагы төзелеш материаллары комачауламый, киресенчә, биредә ял итүчеләрне сөендерә генә: эшләр бара бит, ә төзүчеләр ял итүчеләргә комачауламый. Фотоаппаратыбызны күргәч, нурлатлы Галия Гатина түзмәде, безнең яныбызга килде:
- Кешеләр өчен нинди матур урын ясадылар. Тизрәк балалар өчен таганнар куйсыннар иде, аннан халык та күбрәк киләчәк. Мин көн саен кич белән биредә йөрим, фонтанга карап хозурланам, мондыйны элегрәк күргәнем дә юк иде. Хәрби техникага игътибар бирүләре дә бик ошады. Балаларга барысы да кызык бит, - дип тәэсирләрен уртаклашты ул. Ә менә Алеша Бартеньев үз вакыйгасын бәян итте.
- Мин һәр көнне велосипедта йөрер өчен монда киләм: башта төшкә кадәр, чөнки икенче сменада укыйм, аннан, мәктәптән соң да килгәлим. Бервакыт, уен белән шулкадәр мавыкканмын ки, хәтта мәктәп турында да онытылган, соңга калдым. Их, тизрәк таганнар куйсыннар иде, - ди Алеша.
Күргәнебезчә, шәһбрлеләр парк язмышына һич тә битараф түгел. Ә ул исә көн саен үзгәрә тора: фонтан да күзләрне иркәли, яшь агачлар яшеллеккә төренә. Көзен исә тагы 100-150 үсенте утыртачаклар. Әгәр дә бу гүзәллекне саклый алсак, ул күп еллар буена безне сөендерәчәк әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фонтан башкарма комитет Нурлат шђџђре њзђк парк