Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Подъездларында гөлләр үсә

Чиста һәм гөлләргә күмелеп утыручы подъезд - күпфатирлы йортта яшәүче күпчелекнең хыялы ул.

Ә менә, кайберәүләр хыялга бирелеп утырмый, әлеге проблеманы үзләре хәл итәргә алына. Әнә, Ленинград урамы, 2А йортының беренче подъездында яшәүчеләр кемнеңдер килеп ремонт ясавын, җыештыруын көтеп тормаганнар. Бу йортта 25 ел яшәүче Әлфия апа Фәхретдинова һәм Ләйсән Галимова инициативалары белән әлеге хыял тормышка да ашып куйган. Иң әүвәл, моннан ике ел элек "Уют" ТСЖсы подъездга ремонт ясаган. Ә идәнгә келәмнәр җәеп, чәчәк - гөлләргә күмгәч, подъезд танымаслык булып үзгәргән.
Хәер, моңа кадәр дә подъездда пычрак булмаган үзе. Әлфия апа аны хәленнән килгәнчә юып, чистартып торган. Подездны гына түгел, йорт каршындагы бакчаны да чәчәкләргә күмгән. Яран гөлләренең генә дә 7 сортын үстерә ул кечкенә бакчасында. Су сибү өчен шлангасын да үзе сатып алган, буяулар өчен дә акча сорап йөрмәгән. "Теләк кенә кирәк, барысына да өлгерегә була", - ди хуҗабикә.
Көннәр суыта башлагач, Әлфия апа гөлләрен подъездга күчергән. Ә аннан подъедзга кергәч, аяк киемен салуны гадәткә керткәннәр алар.
- Дөрес, башта бәхәсләр дә чыкмады түгел, әлеге идеяны яратмаучылар да булды. Ә хәзер биредәге чисталыкка шөкерана итеп туя алмыйбыз, - ди Әлфия апа. - Безнең подъездда нибары алты фатир. Чит кеше бик керми. Кергән очракта да чисталыкны бозарга җөрьәт итүчеләр булмый диярлек. Ишек бикләнә, домофон бар. Хәзер подъездда бер кем дә тәмәке тартмый. Һәркем үз фатирындагы кебек тәртипне сакларга тырыша, - ди ул. Һәм чиста подъездда яшәргә теләүчеләр өчен кайбер киңәшләрен дә бирә:
- Иң элек подъездны яхшылап җыештырырга, юарга кирәк булачак. Моның өчен өмә оештыру кулай. Икенчедән, подъездны үзең пычратмаска кирәк. Ә өченчесе һәм иң катлаулысы - башкалардан пычраттырмау. Моның өчен иң элек үз подъездыгыздагы стеналарга белдерүләр ябыштыру да начар булмас, - ди Әлфия апа.
Димәк, кемнеңдер килеп эшләп биргәнен көтеп ятканчы, Ленинград урамы, 2А йортында яшәүчеләр кебек бу эшкә үзең алынсаң, нәтиҗәсе, һичшиксез, сөендерәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат ТСЖ Ленинград урамы