Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Проблемаларны бергәләп чишәсе

    Нурлат муниципаль районы һәм шәһәре башлыгы Наил Шараповның ТКХ өлкәсендәге службалар җитәкчеләре белән ай саен түгәрәк өстәл артында очрашып сөйләшүе традициягә керде инде.

    Мондый очрашуларның чираттагысы киңәйтелгән форматта үтте - шәһәрнең яшәешен тәэмин итүче тагын берничә службаның җитәкчеләреннән тыш, күпкатлы йортларның да кайберләреннән вәкилләр булды анда. Нурлат телевидениесе инициативасы буенча оештырылган әлеге очрашу торак йортларда энергия ресурсларын янга калдыру юллары турында сөйләшүгә исәпләнгән иде. Ә асылда сүз торак-коммуналь хуҗалыкның күпьяклы башка проблемаларына да кагылды. Чөнки ТКХның бөтен мәсьәләләре үзара нык төенләнгән. Әйтик, җылылык энергиясе өчен түләү белән йортларга капиталь ремонт арасында турыдан-туры бәйләнеш юк та кебек. Ә чынлыкта түләү суммасы капремонтның сыйфатына туры пропорциональ бәйлелектә. Күпкатлы йортларга җылылык исәпләгечләр моннан ике ел элек нәкъ менә капиталь ремонт программасы кысаларында куелды бит. Ә исәпләгеч куелган ул йортларның һәммәсе дә диярлек тыштан җылытып тышландылар, бу исә ул йортлардагы стеналарның җылы тотучанлыгын берничә тапкырга арттырды. Һәм очрашуда "Нурлат җылылык челтәрләре" ААҖ баш инженеры Мансур Камалетдинов билгеләп үткәнчә, исәпләгеч куелган йортларда яшәүчеләрнең җылылык энергиясе өчен элек норматив буенча түләгәнгә караганда 10-15, ә кайбер йортларда 20 процентка кадәр азрак түли башлаулары ул йортларның нәкъ менә стеналары тыштан җылытылуыннан да. Йортларның җылы тотучанлыгы артуның икенче бер факторы, билгеле инде, күп фатирларда тәрәзәләрнең пластикка алыштырылуында.
    Быел шәһәрдә тагын 17 йортка җылылык энергиясен исәпләү узеллары урнаштырыла. Шактый ук кыйммәтле ул эш лизинг программасы нигезендә башкарыла һәм фатир хуҗаларына арзангарак төшсен өчен исәпләгечләр нигездә бишкатлы йортларга куела. Әгәр ТСЖлар подрядчыларга вакытында тиешле эш шартлары булдырсалар, әлеге йортларда яшәүчеләр җылылык өчен яңача түләүнең аермасын бу ягу сезонында ук күрергә мөмкиннәр.
    Дөрес, җылылык энергиясе өчен исәпләгеч буенча түләгәндә дә тулаем йортка тотылган барлык энергия һәм аның бәясе фатирлар арасында аларның параметрларыннан чыгып пропорциональ рәвештә бүленә. Һәм очрашуда "Торак" ТСЖсы милекчеләре исеменнән сүз алган Николай Суслов монда фатирлардагы җылыту батареяларының күпмелеген дә исәпкә алырга кирәк дигән фикердә. Аның 44 квадрат метрлы фатирда да, 30 квадрат метрлысында да 20шәр секция батарея тора, һәм аларның икенчесенең һәр квадрат метры мәйданына бер ярым тапкырга күбрәк җылы төшүе аңлашыла торгандыр, дигән аргументы белән килешми мөмкин түгел. Шул ук вакытта, әлеге таләп икесе дә бердәй шартларда урнашкан фатирларга карата гына урынлы. Ә фатирның кайсы катта, уртадамы яки почмактамы булуына карап, аларның төрле бүлмәләрендә батарея секцияләренең саны да төрлечә булуы проектта ук каралган. Очрашуда нәкъ менә почмак фатирлар мәсьәләсе дә күтәрелде, һәм бердәм исәп-хисап үзәгенең юристы Чулпан Сөләйманова урта фатирларда температураның 18, ә почмак фатирларда 20 градустан түбән булмаска тиешлеген искәртеп үтте.
    Ә менә җылылык өчен түләүдә бернинди ризасызлык яки бәхәсләргә дә урын калмасын өчен һәр фатирга җылылык энергиясен исәпләгеч куярга кирәк дигән фикер никадәр генә дөрес булса да, аны гамәлдә тормышка ашыруы җиңел эш түгел. Бу хакта сүз кузгатканчы, эксперимент рәвешендә берәр йортта суүткәргечнең фатир схемасын эшләп карарга кирәк әле башта. Әгәр дә су өчен исәп-хисап ясауда ОДН төшенчәсе котылгысыз икән, моның өчен шартлары булган йортларда лениногорскилылар үрнәгендә суүткәргечләрнең фатир схемасын ясап карау кирәктер. Капремонт ясала торган йортларда суүткәргеч системалары барыбер тоташтан алыштырыла бит. Ә инде фатир схемасын кертү өчен йортларның иркен идән аслары булу шарт. Ул яктан, инде бишкатлы йортларга да капремонт чираты җитүен һәм ул йортларның кайсыларына җылылык исәпләү узеллары да нәкъ менә подвалларга куелуын исәпкә алсак, ул подвалларны бикләү җәһәтеннән дә мөһим бу.
    Ә су һәм канализация өчен исәп-хисап ясауда ОДН мәсьәләсенең бөтенләйгә онытылмаганлыгы бәхәссез. Түгәрәк өстәл артындагы сөйләшүдә дә күтәрелде ул. Район башлыгы Наил Шарапов бу җәһәттән суны бары тик исәпләгеч аркылы гына куллануга күчү кирәклеген һәм моның безне тәртипкә өйрәтергә тиешлеген искәртте. Югыйсә, район җитәкчелегенең кайгыртуы белән төп су трассасын алыштыруга гына да күпме көч куелды һәм акча түгелде. Һәм шуннан соң да системага бирелә торган суның күпмесе төрле сәбәпләр аркасында юкка чыгуы үкенечле бит. Дөрес, Николай Суслов әлеге уңайдан су югалуның сәбәпләрен күпкатлы йортлардан гына түгел, ә системалардан да эзләргә кирәк, диде анысы. Күпкатлы йортларда су исәпләгеч күрсәткечләрендә аермалар булуын инкарь итеп булмаган шикелле, суны исәпсез тоту мәсьәләсендә барлык төр абонентлар белән бердәй эшләргә кирәклеге дә бәхәссез.
    Кыскасы, түгәрәк өстәл артында сөйләшүдә күтәрелгән ТКХ мәсьәләләренең берсе дә гади генә түгел, һәм аларны бер селтәнүдә генә хәл итеп булмый. Нурлат муниципаль районы башлыгы Наил Шарапов та болай очрашып сөйләшүләрне ешрак оештырырга һәм проблемаларны хәл итү юлларын шулай бергәләп эзләргә кирәклегенә басым ясады.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: