Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Равил Кузюров үзәк хастаханә эше белән танышты

Нурлат районы башкарма комитеты җитәкчесе Равиль Кузюров район үзәк хастаханәсе җитәкчелеге алдына кичекиергесез бурычлар куйды Бүген район башкарма комитеты җитәкчесе Равиль Кузюров район үзәк поликлиникасы һәм хастаханәсе эше белән танышты.

Визит барышында Равил Әфраимович поликлиникада һәм хастаханәнең барлык бүлекләрендә булып, кешеләр белән дә аралашты, аларның фикерләрен белеште. Озын чиратлар, авырулар өчен шартлар булмау мәсьәләләре дә күтәрелде. Сәламәтлек саклау тармагында җитешсезлекләр һәм башкарыласы эшләр җитәрлек. Бу - кадрлар, кирәкле дәвалау җиһазлары, дарулар җитмәү, электрон документлар әйләнешен тиешенчә үзләштермәү, ремонт мәсьәләсе һәм башкалар. Район башкарма комитеты җитәкчесе Равиль Кузюров район үзәк хастаханәсе җитәкчесе Илшат Солтановка әлеге җитешсезлекләрне кыска вакыт эчендә хәл итү юлларын табарга кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат