Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Рөхсәтсез йорт төзү шактый проблемалар китереп чыгарырга мөмкин

Архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлегеннән рөхсәт булмаса, үз участогыңда шәхси йорт төзеп кую яки реконструкцияләү дә шактый проблемалар китереп чыгарырга мөмкин

1999нчы елда Нурлаттан бер гаилә үзләренең җир участогында төзелеш башлап җибәргән. Нигезен салганда алар законда каралган барлык таләпләрне дә истә тотканнар: күршеләре белән чиккә кадәр 1, 5 метр ара калдырганнар. Әмма төзелеш озакка сузылган, һәм эш түбә ябуга кадәр барып җиткәнче норма һәм кагыйдәләрнең яңалары дөнья күргән. Анда каралганча, өйдән участок чигенә кадәр ара 3 метрдан да кимрәк булмаска тиеш. Нәтиҗә мондый: күршесе күршесен судка биргән һәм откан да. Ә тегеләренә өй туе үткәрер урынына түбәне үзгәртеп корырга туры килгән. Һәм Нурлатта мондый мисаллар җитәрлек.
- Шәхси йорт төзү яки аңа реконструкция ясауга гариза белән безгә елына район һәм шәһәрдә яшәүче 70-80 кеше генә мөрәҗәгать итә. Хәзерге вакытта төзелешләрнең күп алып барылуын истә тотканда, бу бик аз, әлбәттә, - ди район башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге начальнигы урынбасары Лилия Сарбаева бергәләшеп үтәкргән рейдтан соң.
Совет урамының шәхси секторын гына мисалга китерик. Биредәге шәхси йортына янкорма төзү белән шөгыльләнүче бер хуҗа моның өчен аерым рөхсәт алырга кирәк булуын ишеткәч, бик нык гаҗәпләнде. Ә бит җир участогын арендага бирү турындагы Карарның икенче пунктында сүз шул хакта бара. Бу очракта янкорманың стенасы газүткәргечкә тиеп үк диярлек тора, ә алар арасындагы ара 2 метрдан да ким булмаска тиеш. Каршыдагы участокта хуҗа кеше йортын нәкъ менә кызыл линиягә, аннан 3 метр эчкә кереп торырга тиешлеген истә тотмыйча, төзеп куйган. Кызыл линия - җир участогын җылылык трасссасы, суүткәргеч һәм башка инфраструктуралардан аерып тора торган шартлы чик. Башка закон бозулар да аз түгел. Мисал өчен, хуҗалык корылмаларын төзелеш нормаларын истә тотмыйча төзиләр, ә бу күршеләрнең хокукларына зыян китерә.
- Участок хуҗасы терлек асрый торган хуҗалык блогын күршесенең өе янына салып куйган чаклар да була, - ди урынбасар. - Әлбәттә, бу күрше судка мөрәҗәгать итә ала. Суд, әлбәттә инде, аның ягында булачак. Сарайны сүтәргә туры киләчәк. Шуңа да өй төзергә алынганчы төзелешкә рөхсәт алыр һәм эшләр алып бару өчен нормативларны белешер өчен архитектура бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Без төзелеш өчен рөхсәт ителгән урынны күрсәтәчәкбез, межадан, күршеләрдән, коммуникациядән никадәр ара калдырырга икәнлеген аңлатачакбыз. Аннан соң, моңа рөхсәт булмаса, төзелешкә керем салымын да кире кайтарып булмаячак.
Әмма гамәлдәге кагыйдәләрне бозучылар арасында шәхси төзелеш алып баручылар гына түгел. Быелның 25 февраленнән архитектура бүлеге тышкы рекламаны урнаштыру өлкәсендә административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзергә хокуклы. Мисал өчен, Нурлат урамындагы реклама щитлары арасында урнаштыру нормаларына туры килми торганнары да бар. Кайберәүләре хәтта тормыш өчен куркыныч та тудыра әле. Мисал өчен, щитларның берсе эләгеп тора торган стоякларның берсе кыскарак булып чыккан, һәм аның астына кирпеч кыстырып куйганнар. Ә бит аны нигезгә урнаштырырга кирәк. Алар рөхсәт алуга гариза белән мөрәҗәгать иткән булсалар, әлбәттә инде, бу хакта белерләр иде. Мондый закон бозулар өчен юридик затларга штрафлар каралган.
Бер яктан караганда, менә йорт басып тора, менә - реклама щиты. Һәм алар берәүгә дә комачауламыйдыр да төсле. Әмма бу билгеле бер вакытка кадәр генә. Әгәр авария кемнеңдер өе астыннан узучы җылылык трассасында килеп чыкты ди, аны ничек ремонтларга соң? Һәм көчле җилләр капиталь итеп ясалган йорт түбәләрен алып ташлаган очраклар да аз булмады, кирпечкә бастырып куелган реклама щиты турында сөйләп тә торасы юк инде...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат тљзелеш бњлеге шђхси сектор