Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

“Шифа плюс” нурлатлыларга 150 эш урыны бирәчәк

Бүген җәмәгать тыңлаулары ике мәсьәлә буенча үтте. Район башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеш бүлеге начальнигы Наталья Крайнова Нурлатның төньяк өлешен планлаштыру проекты белән таныштырды.

Биредә территориаль үсешнең төп юнәлешләре дип ул тормыш шартлары өчен уңайлы шартлар тудыру өчен инженерлык инфраструктурасы һәм яшәешне тәэмин итү объектларын дөрес урнаштыруны һәм башкаларны атады. Күтәрелгән мәсьәлә буенча сораулар бирелде. "Челтәр компаниясе"нең баш инженеры Рамил Мингалимов һава электр тапшыру линияләренең саклаулы зоналары белән кызыксынды. "Промочистка"ның баш инженеры Анатолий Анисимов шәһәрнең өч - Көньяк-Көнбатыш, Төньяк һәм аэропорт территориясендә яңа проектланучы микрорайоннары арасындагы канализация челтәрләрен тоташтырырга тәкъдим итте.
Биредә үк җир участогын файдалануның шартлы рөхсәт ителгән төрен Кариев урамында сәүдә үзәге төзелеше (заказчысы "Шифа Плюс" ТПКсы ОООсы) дигән рөхсәт итү төренә үзгәртү мәсьәләсе каралды. Наталья Крайнова эскиз проектын тәкъдим итте, проектланган капиталь төзелеш объектының техник-икътисади күрсәткечләре белән таныштырды. Нурлатлыларга мәгълүмат өчен биредә сәүдә биналарының өч блогы планлаштырылган булуын да әйтергә кирәктер. Башка төзелешләрдән аермалы буларак, биредә объект төзелеше территорияне төзекләндерү белән параллель рәвештә алып барыла. Инде тротуар төзелгән, парковка зонасы асфальтланган, чокыр аша ике кечкенә күпер салынып бетеп килә, шул көннәрдә яктырту мәсьәләсен хәл итәчәкләр, әмма иң мөһиме, тимер-бетон лотокларда дренаж системасы булдыру күздә тотылган, дип ассызыклады Наталья Крайнова. Җәмәгать тыңлауларының икенче мәсьәләсе буенча катнашучыларда сораулар тумады. Чөнки сәүдә үзәге ачылу белән шәһәрдә өстәмә эш урыннары булдырылачак бит. Ә бу бүгенге көндә аеруча мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Шифа плюс