Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Шикәрчеләр паркына яшел десант төште

Берничә көн эчендә "Төзекләндерү" җәмгыяте хезмәткәрләре шикәрчеләр микрорайонындагы паркны яшелләндерү эшен төгәлләделәр.

Бүген биредәге территорияне 174 чыршы бизи. Урман чибәркәйләрен бирегә Восход урманчылыгыннан йөк машиналарында алып килделәр. Аннан алдан ук әзерләп һәм мул итеп су сибелгән чокырларга кран ярдәмендә чыршыларны төшереп утырттылар. Әлбәттә инде, агачларның тамыр системасына зарар салмас өчен барлык технологияләр дә үтәлеп эшләнде. Шуңа да, чыршылар үз урыннарын алуга ук, яшел күлмәкләрен җәеп җибәрделәр, очлы энәләре яңгыр тамчыларына сөенде. Шунысын да әйтик, яңгыр эшләргә комачаулык итмәде, үсентеләрнең яңа урынга күнеп китүләренә ярдәм дә итте әле.
- Үзебез утырттык, үзебез үк карап, суын сибеп, тернәкләнеп китә алмаганнарын яңартып та торачакбыз, - дип вәгъдә итте участок начальнигы Николай Маляров.
Ә шикәрчеләр бистәсендәге паркның яңа төсмер алуында ТР Дәүләт Советы депутаты, "Нурлатнефть" НГДУсы начальнигы Илгиз Салиховның да өлеше бар. Яшелләндерү буенча эшләр биредә аның турыдан-туры булышлыгы белән алып барыла: мисал өчен, "Төзекләндерү" хезмәткәрләренә ярдәмгә Әлмәт шәһәреннән махсуслашкан бригаданы чакырганнар. Күмәк көч белән алар агачларны оператив төстә утыртып чыга алганнар. Бу хезмәттәшлек исә системалы рәвештә алып барыла. Узган көздә шәһәр паркында агачлар һәм "Чияле Алан"да сәламәтләндерү лагеренда аллея утыртканда да нефтьчеләргә алар булышкан булган.
Моннан бераз элегрәк җирле белгечләр шәһәрнең үзәк паркына алмагачлар, Нурлат һәм Кариев урамнарына таллар утыртканнар иде.
- Бу көздә тагы 200әр төп миләш, дүләнә һәм каен утыртырга ниятләп торабыз, - дип планнары белән уртаклашты "Төзекләндерү биш" җәмгыятенең башкарма директоры Олег Сурков.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X