Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Шәһәр урамнарында бозлавык проблемасы

Шәһәр урамнары кардан арынды дип сөенергә өлгермәдек, инде бозлавык проблемасы килеп туды.

Юллардагы көчле бозлавыкның сәбәбе - көндезге җылы һаваның төнге якта кискен суытып җибәрүендә. Кышның соңгы ае белән барсак та, нурлатлы Зәйтүнә апа Вәлиева чистартылмаган юлларга, боз белән капланган тротуарларга күнеп бетә алмый.
- Көн саен Карл Маркс урамы буйлап я даруханәгә, я базарга, банкка барырга туры килә. Инде берничә тапкыр таелып егылырга да өлгердем, - дип зарлана газета укучыбыз. Әле ярый егылып та, кара көйгән урын белән генә калсаң, кайбер зыян күргән җәяүлеләргә район үзәк хастаханәсенә дә мөрәҗәгать итәргә туры килгән.
- Соңгы вакытта гына да безгә кул-аяк имгәнүләре белән 13 кеше мөрәҗәгать итте. Аларның барысы да урамда зыян күрүчеләр, - ди район үзәк хастаханәсе травмотологы М.Слепцов.
Күпкатлы йортларның ишегаллары ТСЖлар, идарәче компанияләргә беркетелгән булса, тротуарлар өчен "Төзекләндерү биш" җәмгыяте җаваплы.
- Шәһәр урамнарындагы тротуарларны чистарту, боздан арындыру белән бүген предприятиенең 15 хезмәткәре шөгыльләнә. Алар гына өлгереп җитми, шуңа шикәрчеләр, тимер юлчылар һәм Яшьлек микрорайоннары ягындагы җәяүлеләр юлларына ком, реагентлар сибеп чыктык, - ди "Төзекләндерү биш" җәмгыяте директоры вазыйфаларын башкаручы И.Туешев. - Иң беренче чиратта хезмәткәрләр шәһәрнең үзәк мәйданын чистарттылар. Хәзер Карл Маркс урамындагы ике яклы җәяүлеләр юлларын боздан арындырабыз.
Шәһәрне төзекләндерү өлкәсендә кагыйдә бозулар өчен штрафлар да каралган. Тик бездә әлегә ул практикага кермәгән.
- Тротуарларны начар чистартулар буенча безнең комиссиягә әлегә бер генә материал да кермәде.Ә гаеплеләргә җәза катгый: төзекләндерү кагыйдәләрен бозган очракта юридик затларга 200-500 мең сумга, әгәр дә икенче кат эләгәләр икән, бер миллион сумга кадәр штраф каралган, - административ комиссия җитәкчесе М.Сәгыйров.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат ТСЖ "Төзекләндерү биш" ОООсы