Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Шәһәр юллары яктыра

"Главтатдортранс" ДКУсы юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатыннан юлларны яктырту буенча даими эшләр алып бара. Әлеге җәмгыять заказы буенча Казан шәһәренең "Төзелеш" ОООсы хезмәткәрләре безнең шәһәрдә дә моннан 5 ел элек автомобиль юлларын яктырту буенча эшләрне башлап җибәргән иде. Җәмгыять хезмәткәрләре Кариев, Нурлат, Ленинград урамнарында утлар куйды инде. Быел Нурлат...

 

"Главтатдортранс" ДКУсы юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатыннан юлларны яктырту буенча даими эшләр алып бара.
Әлеге җәмгыять заказы буенча Казан шәһәренең "Төзелеш" ОООсы хезмәткәрләре безнең шәһәрдә дә моннан 5 ел элек автомобиль юлларын яктырту буенча эшләрне башлап җибәргән иде. Җәмгыять хезмәткәрләре Кариев, Нурлат, Ленинград урамнарында утлар куйды инде. Быел Нурлат - Шламка автоюлында масштаблы эшләр башкарылды. 15 ноябрьдән бу юл да яктыртыла башлады. "Бу араны яктырту өчен 40 ут баганасы монтажланды. Безнең җәмгыять нанотехнологияләр кулланып эшли. Бөтен нәрсә компьютерлаштырылган. Бер генә яктырткыч эшләмәсә дә, программага хәбәр килә, без аны шунда ук алмаштырабыз", - ди җәмгыятьнең Нурлаттагы объектлары өчен җаваплы хезмәткәре Илнур Насыйбуллин. Җәмгыять хезмәткәрләре киләсе елга әйләнеч юлны да тулысынча яктыртырга планлаштыра.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат шђџђре “Главтатдортранс” ДКУсы “Төзелеш” ОООсы