Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

Рус Тат
ШӘҺӘР

Шәһәр юллары ямала

Шәһәр урамнарында чокыр ремонты бара. Бу эшне "Төзекләндерү биш" ОООсы башкара.

Участок начальнигы Олег Сурков әйтүенчә, башкарылачак эш күләмен өзек кенә әйтеп тә булмый икән. Мисал өчен, бу эшләрдә мәшгуль булган звено бер көндә 16 тонна сыек асфальт түшәгән. Чокыр ремонты сезонында предприятие Гыйматдинов, Совет, К.Маркс, Нурлат, Хәммәдиев, Сәлимҗанов, Козлов, Гагарин, Вахитов урамнарындагы, аннан шикәрчеләр һәм тимер юл бистәләрендәге юлларны ямаячак. Шәһәрдәге чисталык өчен җаваплы булган төп предприятие, бу эшләрдән тыш, урамнарны тәртипкә китерү белән дә мәшгуль. Дүшәмбе кояшлы булды, һәм предприятие хезмәткәрләре юл читләрендәге пычракларны җыя башладылар, юл билгеләрен, бордюрларны буйыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат "Тљзеклђндерњ биш" ОООсы шикђрчелђр бистђсе Тимер юлчылар мкр. асфальт