Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Шәһәрдә “Муравейник”ның яңа кибете ачылды

90нчы еллар азагында Сиринә Билданова үз эшен ачып җибәрә, һәм шул чор эчендә аны ярыйсы ук киңәйтүгә ирешә. Узган атнада тантаналы төстә сәүдә йорты ачу да шуны раслый.

Узган пәнҗешәмбе көнне 3 катлы яңа бина тирәсенә шатлыклы вакыйганы билгеләп үтәр өчен бик күп халык- "Муравейник"ның даими сатып алучылары, мәртәбәле кунаклар һәм инде күп еллар буе Сиринә Насыйховна җитәкчелегендә эшәләүче коллектив җыелды. Урамдагы суык яшьләрне дә, өлкәннәрне дә өркетмәде - барысы да биеделәр, күңел ачтылар, күпләре яхшы кәефкә өстәп, бүләкләргә дә ия булдылар әле. Призлар уйнатканнан соң, һәркем күптән теләгән товарын сатып ала һәм яңа кибетнең барлык өстенлекләренә тиешле бәя бирә алды. Иркен заллар, уңайлы кассалар, сабыйлар өчен күңел ачу почмаклары... Шунысын да әйтик, бизәү һәм башка уңайдан туган идеяләр барысы да Сиринәнеке, ди аның ире һәм шулай ук бизнес буенча партнеры Ринат Билданов.
- Без төрле шәһәрләрдә еш булабыз, сәүдә үзәкләренә махсус керәбез, иң яхшы яңалыклар безнең шәһәргә дә ирешсен өчен соңгы инновацияләрне күзәтеп барабыз, - ди Сиринә Насыйховна. - Без Нурлатта беренчеләрдән булып хезмәткәрләр өчен бердәм кием булдырдык, чөнки аларның һәрберсе - компаниянең йөзе бит. Алар - чын белгечләр, профессионаллар, зур тәҗрибәлеләр. Һәркайсы безнең өчен кадерле, чөнки шул еллар эчендә без, чыннан да, зур гаиләгә әверелдек. Үз бәйрәмнәребез, традицияләребез бар. Мисал өчен, 18 ноябрьдә барыбыз да "Муравейник" көнен билгеләп үттек - бу традиция яңа дата - 2 февраль - яңа зур сәүдә йорты ачылу көненә дә берегер дип ышанам. Планнарга килгәндә, коллективны зурайтырга ниятлибез, һәм яңа хезмәткәрләр дә командабызның тулы канлы әгъзалары булыр дип ышанам.
Кадрлар "агышының" бөтенләй булмавы белән һәр җитәкче дә мактана алмый. "Моның сере юк, без бары тик башкаларга куйган таләпләребезне үзебез дә үтәргә тырышабыз", - ди бизнес-ханым. Бизнеста да, тормышта да иң мөһим кагыйдәләр намуслылык, барлык яңалыкларны хуплау, җаваплылык, вазифаларыңны үти белүдер ул, һәм бизнесларын яңа башлаучы эшкуарлар шуларга нигезләнеп эш итә алалар, диләр Билдановлар.
- Аннан, үз эшеңнең барлык нечкәлекләрен белергә кирәк, юкса, берни барып чыкмаячак. Бу - ялларсыз, бәйрәмнәрсез, күп көч таләп итүче, әмма шул ук вакытта бик тә кызыклы булган катлаулы хезмәт, әлбәттә. Сүз дә юк, күп нәрсәдә безгә икътисади белемебез дә ярдәм итә - монда исә белемнәрне гамәлдә файдалану мөмкинлеге бар, - ди Ринат Насыйхович.
- Үз эшебез безне күп нәрсәгә өйрәтә. Мәсәлән, вакытны кадерләү, бөтен җирдә һәм барысына да өлгерергә кирәк. Безнең белән бергә балаларыбызның өйрәнүе дә сөендерә, һәм аларның ярдәмен дә тоябыз, - ди Сиринә Билданова.
Автивистка, бик яхшыга гына укучы кызлары Динәгә бүген 15 яшь, һәм ул тормышта теләгеңә ирешү өчен күп эшләргә, тырышырга кирәклеген аңлый. Әти-әнисе шул сүзләргә мисал да инде. Уллары Ранасның да гаилә бизнесына кушылыр көннәре тау артында түгел. Әнә шул рәвешле, Билдановлар көн саен, елдан-елга бергәләп яңа планнар коралар, хыялланалар, ниятләгәннәрен тормышка ашыру өчен бар көчләрен куялар. Әлбәттә инде, аларның эшләре уң булырына ышанырга мөмкин, чөнки уңыш орлыклары аларның тормыш мәгънәләренә салынган бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат "Муравейник"