Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Скутер машина юлына сыешмаган

Бүген, 9 августта шәһәрнең 2нче урта мәктәбе укучысы катнашында янә юл-транспорт һәлакәте теркәлгән: 16 яшьлек скутер хуҗасы ВАЗ - 2107 машинасына барып кергән.

Җәй - ике көпчәкле транспортның кызган мәле. Шул рәвешле ЮХИДИ хезмәткәрләре өчен дә мәшәкатьле чор. Өстәвенә, яшь мотоциклчылар да арта тора.
- Җәй башында Гыйматдинов урамында скутер белән килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтендә бер пассажирның үлүе дә ата-аналарга һәм аларның балаларына гыйбрәт була алмады, - ди ЮХИДИнең пропаганда инспректоры Ринат Мөгайнетдинов. - Скутерда йөрүчеләрнең күбесе игътибарсыз, юл йөрү кагыйдәләрен дә белмиләр. Бер кулларында телефон белән әле тизлекне арттырып каршы як полосага чыгалар. Нәтиҗәдә - һәлакәт, кеше гомере. Бүгенге очракта да игътибарсыз яшүсмер җәяүлеләрне чыгару өчен туктаган машина өстенә барып керә. Ярый, сәламәтлекләренә зыян килми. Үсмергә карата нинди җәза - 200 сумга административ беркетмә төзелгән.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X