Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

“Строитель” ремонтны 4 көн эчендә төгәлләргә булган

Тик аларга моның өчен 5 ай да җитмәгән иде. Пушкин урамындагы 30нчы йорт иң проблемалысы булды.

Йортта яшәүчеләр эшләрнең сыйфаты начар булудан һәм озакка сузылуыннан зарланып район башлыгына да мөрәҗәгать иттеләр, төрле инстанцияләргә хатлар да яздылар.
Ә кичә, 10 сентябрьдә, биредә район башлыгы Наил Шарапов үзе булып китте. Мөгаен, шуңа да бу көннәрдә бу объектта эшләр аеруча көчәйтелгән режимда бара. Подрядчылар бу көннәрдә подъездларга плитә түшәргә, отмосткалар ясарга, йорт фасадын җылытырга өлгерерләрме икән соң, чөнки моның өчен аларга апрельдән сентябрьгә кадәр вакыт җитмәгән иде бит. Эшләрнең сыйфаты нинди булыр? Бу сорауларга җавапларны 15 сентябрьдән соң алырбыз дип уйлыйбыз, объект нәкъ шул срокка тапшырылырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат