Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Татарстан прокуроры Нурлат гражданнарын кабул итте

Бүген Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков Нурлат районында гражданнарны кабул итте.

Иртән аны район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Равиль Кузюров каршы алып Кизләү авылында гражданнарны кабул итүгә озата барды. Биредә Республика прокуроры кабул итүенә 4 кеше килгән иде. Аннан соң Илдус Нәфыйков Нурлатта район активы, дин әһелләре, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләрре белән очрашты. Сөйләшү барышында ул Нурлатта булып узган күңелсез ситуацияләрнең асылын ачыкларга тырышты. Дин әһелләрен - Нурлат мөхтәсибе вазифаларын башкаручы Альберт хәзрәт Насрыев һәм Ростислав атакай әлеге бәрелешләрнең дини сәбәптән булмавын турында әйттеләр. Нурлат районында озак еллар кеше хокукларын яклау буенча уполномоченный булып торган җәмәгать эшлеклесе Роман Чахмахчев, "Татарстан-Яңа Гасыр" иҗтимагый хәрәкәтенең Нурлат бүлеге җитәкчесе Дамир Ишкинеев, чуваш милли-мәдәни үзәге җитәкчесе Аркадий Клементьев төбәктә милләтара татулык һәм дуслык атмосферасы хөкем сөрүен дәлилле итеп сөйләделәр. Сөйләшү барышында Нурлатта халыкның ризасызлыгын тудырырлык сәбәпләр ачылды: болар нигездә икътисадый сәбәпләр: эшмәкәрлек өлкәсендәге кыенлыклар, эш белән тәэмин итүдәге проблемалар, халык белән хакимият арасындагы тыгыз элемтәнең җитенкерәмәве һәм башкалар. Республика прокуроры үз чиратында очрашуда катнашучылар да бу ситуацияне үзгәртүдә өлеш кертә алуларын искәртеп китте. Очрашуда Нурлат шәһәре прокуроры вазифаларын башкаручы Руслан Галиев та катнашты. Аннан соң Илдус Нәфыйков прокурорга сораулары белән килгән нурлатлыларны кабул итте. Бу көнне 7 нурлатлы прокурорга үз гозерләрен җиткерә алды. Илдус Сәедович әйтүенчә, алар арасында коррупциягә, хезмәт хакы түләүгә, эш белән тәэмин итүгә һәм полиция хезмәткәрләренең законсыз гамәлләренә һәм башкаларга кагылышлы сораулар булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат