Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Түләүне дөресләячәкләр

"Безнең Дружба уоамындагы 75нче йортта узган ел җылылык исәпләгече куйганнар иде. Кыш буе без шуның белән түләдек, ТСЖда җәен акча алмаячаклар, диделәр. Әмма барыбер норматив буенча түләттеләр. Бу ягу сезонында ничек түләттерерләр икән? Дружба урамының 75нче йортында яшәүчеләр". "Нурлат җылылык челтәрләре" җәмгыяте генераль директоры Рамил Шарапов җавап бирә:

- 2013 елның 1 апреленнән җылылык өчен исәп-хисап Россия Хөкүмәтенең "Гражданнарга коммуналь хезмәтләр күрсәтү турында"гы Карары нигезендә билгеләнә. Җылылыкны исәпләү приборлары куелган йортларда, җылылык өчен исәп-хисапны кешеләр норматив буенча ел дәвамында ай сан алып баралар, ә ел нәтиҗәләре буенча түләүнең күләме коррекцияләнә һәм хезмәтләр өчен исәп-хисап яңабаштан ясала. Гыйнвар-март өчен счет-квитанцияләрне нурлатлылар әле майда ук алганнар иде. Ел нәтиҗәләре буенча исәп-хисап декабрьдә ясалачак, ул исә шәһәрлеләргә гыйнвар аендагы счет-квитанцияләр белән киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат