Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ШӘҺӘР

Төньяк бистәсендә очрашу

Шәһәр һәм район службалары җитәкчеләренең Нурлат муниципаль районы башлыгы Наил Шарапов җитәкчелегендәге халык белән чираттагы очрашуы узган атнада гимназиядә үтте.

Бу көнне Төньяк микрорайоны халкы үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә алдылар. Асылда, Кариев урамында яшәүчеләрне юллар торышы, Захаровтагыларны урамнарның яктыртылуы мәсьәләләре борчый иде. Нурлат урамы буенча шәһәр маршрутын булдыру мәсьәләсе уңаеннан моның хәл ителәчәген һәм эшнең тукталыш төзүдән башланачагын җиткерделәр. Шулай ук су сыйфатына, урамнарны төзекләндерүгә кагылышлы мәсьәләләр дә күтәрелде. Очрашуда шәһәр яшәешен тәэмин итүче барлык службалар, социаль яклау, Пенсия фонды идарәләре җитәкчеләре катнаштылар. Шулай ук анда наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү буенча РФ Федераль службасының ТР Идарәсе вәкилләре дә бар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Микрорайоннарда очрашулар Тљньяк мкр.